Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:43

[1] Сѳекле имандаш туганнарым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда белгәннәрегез хакында хәтерегезгә тѳшереп, мин сезне дѳрес фикер йѳртүгә дәртләндерәм.

[2] Элгәре вакытларда изге пәйгамбәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне ћәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә тѳшерүегезне телим.

[3] Ињ элек шуны ањлавыгыз кирәк: соњгы кѳннәрдә үзләренењ нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак.

[4] Алар: «Гайсә яњадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соњ Ул? Безнењ ата-бабаларыбыз үлем йокысына талдылар, ә ћәммә нәрсә дѳнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә», – диячәкләр.

[5] Әмма алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларныњ Аллаћы сүзе аркылы судан ћәм су белән яратылганын юри оныталар.

[6] Борынгы дѳнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән.

[7] Ә Аллаћыныњ шул ук сүзе белән хәзерге күк ћәм җир ут белән юк ителү ѳчен хѳкем кѳненә сакланып тора. Шул кѳндә алар яндырылып бетереләчәкләр ћәм дәћриләр ћәлак ителәчәкләр.

[8] Сез, сѳеклеләрем, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы ѳчен бер кѳн мењ ел сыман, ћәм мењ ел бер кѳн сыман.

[9] Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенењ вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чѳнки Ул беркемнењ дә ћәлак булуын теләми, бәлки барысыныњ да тәүбәгә килүен тели.

[10] Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге ћәммә нәрсә фаш ителәчәк.

[11] Әгәр ћәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соњ? Сез Аллаћыныњ кѳнен кѳткәндә ћәм ул кѳннењ тизрәк килүе ѳчен тырышканда, тормышыгыз изге ћәм Аллаћыга багланган булуы кирәк. Ул кѳнне күк янып таркалачак ћәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәчәк.

[13] Әмма без, Аллаћыныњ вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яња күкне ћәм яња җирне кѳтәбез.

[14] Шуња күрә, сѳеклеләрем, моныњ ћәммәсен дә кѳтеп, Аллаћы каршында иминлектә яшәп, ћичбер тапсыз, кимчелексез табылуыгыз ѳчен хәлдән килгән бѳтен нәрсәне эшләгез.

[15] Раббыныњ сабырлыгын сез котылу мѳмкинлеге дип ањлагыз. Үзенә Аллаћы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнењ сѳекле имандаш туганыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.

[16] Бу хакта ул бѳтен хатларында да яза. Ул хатларда авыр ањлашыла торган кайбер нәрсәләр бар. Белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Изге язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып ањлаталар. Моныњ белән алар үзләрен ћәлакәткә дучар итәләр.

[17] Ә сез исә, сѳеклеләрем, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләр ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын ћәм сез, ышанычлы нигездән егылып тѳшмәс ѳчен, сак булыгыз.

[18] Раббыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә ћәм Аны танып белүдә даими үсегез. Ања бүген дә ћәм мәњге дан булсын! Амин.

Петердән Икенче Хат — Chapters