[1] Җиденче айда, Исраил угыллары үз шәһәрләрендә урнашып яши башлаганнан соң, бөтен халык бер булып Су капкасы каршындагы мәйданга җыелды һәм кәтип Эзрага: «Исраил халкына Муса аша Раббы биргән Канун китабын алып кил», – дип әйтте.
[2] Җиденче айның беренче көнендә рухани Эзра, шулай итеп, җыенга килгән ирләр, хатын-кызлар һәм укыганны аңлардай балалар каршына Канун китабын алып килде.
[3] Су капкасы алдындагы мәйданда Эзра ирләргә, хатын-кызларга һәм укыганны аңлардай балаларга иртә таңнан өйләгә кадәр шул китапны укыды; бар халык Канун китабын бик игътибар белән тыңлап торды.
[4] Кәтип Эзра агачтан эшләнгән махсус мөнбәрдә басып торды, аның уң ягында – Мәттития, Шема, Аная, Урия, Хилкыйя вә Магасея, ә сул ягында Пәдая, Мишаил, Малкия, Хашум, Хашбаддана, Зәкәрия вә Мешуллам булды.
[5] Җыелган кешеләрдән югарырак торган Эзра бар халыкның күз алдында китапны ачкач, барысы да аягүрә басты.
[6] Эзра бөек Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырды. Халык, кулларын югары күтәреп, «Амин! Амин!» дип торды, аннары, баш иеп, Раббы алдында сәҗдә кылды.
[7] Левиләр Ешуа, Бани, Шәрәбия, Ямин, Гаккуб, Шаббетай, Һодия, Магасея, Кылита, Азария, Йозабад, Ханан, Пелая шундагы халыкка Канунны аңлатты.
[8] Аллаһының Канун китабын алар аңлатмалар биреп, шәрехләп укыды, һәм укыганны халык аңлады.
[9] Шунда өлкә башлыгы Нәхәмия, кәтип рухани Эзра һәм җыелган халыкка Канун тәгълиматларын аңлатучы левиләр: – Бүгенге көн – Раббы Аллагыз өчен изге көн, шуңа күрә яшь түкмәгез, еламагыз! – диделәр, чөнки, Канун сүзләрен тыңлаганда, бөтен халык елады.
[10] Нәхәмия аларга әйтте: – Барыгыз, иң тәмле ризыклар ашагыз, баллы шәраб эчегез, бәйрәмгә берни әзерләмәгән кешеләрне дә өлешсез калдырмагыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез өчен изге көн бу. Кайгырмагыз, чөнки Раббы биргән шатлык сезне ныгытачак.
[11] Левиләр дә: – Бу – изге көн, кайгырмагыз! – дип, халыкны тынычландырырга тырышты.
[12] Шуннан соң бар халык ашап-эчәргә, бүтәннәрне сыйларга, күңел ачарга китеп барды, чөнки үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлады.
[13] Икенче көнне барча халыкның ыруг башлыклары, руханилар вә левиләр, Канунда язылганнарны өйрәнер өчен, кәтип Эзра янына җыелдылар.
[14] Муса аша бирелгән Раббы канунында алар: «Исраил угыллары җиденче ай бәйрәмен чатырларда үткәрсен»
[15] һәм «Тауга менегез дә, Канунда язылганча, чатырлар кору өчен бакча зәйтүне, кыргый зәйтүн, мәрсид, хөрмә, шулай ук башка төр агачларның ботакларын җыеп төшегез; барлык кала-салаларда вә Иерусалимдә бу турыда игълан итегез!» – дигән урынны укыдылар.
[16] Шуннан соң кешеләр, ботаклар алып килеп, үзләренең өй түбәләрендә, ишегалларында, Аллаһы йорты ишегалдында, Су капкасы һәм Эфраим капкасы алдындагы мәйданда чатырлар кордылар.
[17] Әсирлектән кайткан һәр кеше, чатыр корып, шунда яшәде. Нун углы Ешуа заманыннан башлап шушы көнгә кадәр Исраил угылларының болай бәйрәм иткәннәре юк иде. Шатлык бик зур булды.
[18] Эзра Аллаһының Канун китабын көн саен – бәйрәмнең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр укыды. Халык җиде көн бәйрәм итте, ә сигезенче көнне, Канун кушканча, тантаналы җыен булды.