[1] Хәкәлия углы Нәхәмия сүзләре. Фарсы патшасы Артахшаста хакимлегенең егерменче елында, Кисләү аенда мин Шушан кальгасында идем.
[2] Шунда ир туганнарымның берсе Ханани һәм Яһүдә җиреннән берничә кеше минем яныма килде. Мин алардан сөргеннән исән-сау әйләнеп кайткан яһүдиләр, шулай ук Иерусалим турында сораштым.
[3] Алар миңа: – Сөргеннән исән-имин әйләнеп кайта алганнар үз илләрендә бик җәфаланып, кимсетелеп көн күрә; Иерусалимнең диварлары җимерелгән, капкалары янган, – дип җавап бирде.
[4] Бу сүзләрне ишеткәч, мин утырдым да елап җибәрдем. Берничә көн шулай хәсрәт эчендә йөрдем, ураза тоттым. Күкләр Алласына догалар кылып
[5] әйттем: – И-и Раббы, Күкләр Алласы, кодрәтле вә дәһшәтле Аллаһы, Сине яратучы һәм боерыкларыңны үтәүчеләр белән беркеткән килешүне саклаучы вә мәрхәмәтле Аллаһы!
[6] Мин колыңны игътибар белән тыңласаң иде, күзләреңне ачык тотсаң иде. Шул чагында Син Үзеңнең колларың – исраилиләр хакында көне-төне Синең алдыңда догалар укуымны, алар кылган, үзем һәм атам йорты кылган гөнаһларны тануымны ишетер идең.
[7] Синең алда яманлык эшләдек без, Үзеңнең колың Муса аша җиткергән боерыкларыңны, Кануның кагыйдәләрен вә карарларыңны үтәмәдек.
[8] Ләкин Син колың Мусага әйткән сүзеңне исеңә төшер. Син болай дип әйткән идең: «Әгәр Миңа тугры булмасагыз, Мин сезне төрле халыклар арасына таратырмын.
[9] Ә инде Миңа кире кайтсагыз, боерыкларымны җиренә җиткереп үтәсәгез, шулчак Мин сезне, күкләрнең аргы ягына сөрелгән булсагыз да, Исемем яшәргә тиешле, Үзем сайлаган урынга җыеп китерермен».
[10] Алар бит Синең колларың, Синең халкың, Син аларны Үзеңнең зур кодрәтең вә куәтле кулың белән йолып калдың.
[11] И Хуҗа-Хаким, мин колыңның догасына һәм Исемең алдында баш ияргә яратучы колларыңның догаларына колагыңны ачык тотсаң иде. Мин колыңа өмет биреп, Артахшаста патша күңелендә миңа карата рәхим-шәфкать уятсаң иде. Мин ул вакытларда патша хозурында шәрабчы идем.