[1] Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр, һәм мин аны патша алдына куйдым. Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде.
[2] Шуңа күрә патша миңа: – Нигә йөзең шулай борчулы? Югыйсә авырмыйсың да кебек. Йөрәгеңдә хәсрәт бар, ахры, – диде. Куркудан котым алынып,
[3] патшага мин: – Патшабызның гомере озын булсын! Ата-бабаларым җирләнгән шәһәр вәйран хәлгә килеп, капкалары янып беткәч, ничек итеп йөзем кайгылы булмасын?! – дидем.
[4] Патша миннән: – Нишләр идең соң син? – дип сорады. Шуннан мин Күкләр Алласына дога кылдым да
[5] патшага болай дип җавап бирдем: – Әгәр патша мәгъкуль күрә, һәм колы аның күңеленә хуш килә икән, мине Яһүдәгә, ата-бабаларымның каберләре булган урынга җибәрсен – мин ул шәһәрне яңабаштан корыр идем, – дидем.
[6] Патшабикә белән янәшә утырган патшабыз миннән: – Сәфәрең озакка сузылырмы? Кайчан әйләнеп кайтачаксың? – дип сорады. Күпме вакыт үтәсен әйткәннең соңында патша мине җибәрергә кирәк дип тапты.
[7] Патшага мин: – Әгәр мөмкин булса, мине Яһүдәгә тоткарлыксыз үткәрсеннәр өчен, патшабыз Елга аръягының өлкә түрәләренә хатлар язып бирсә иде.
[8] Шулай ук Аллаһы йортының капкасын, шәһәр диварларын һәм минем үземә өй салыр өчен, агач бирүен сорап, патша урманнарын саклаучы Асафка да хат язып бирсә иде, – дидем. Патша сораганымны бирде, чөнки миңа Аллам ярдәм итә иде.
[9] Шуннан мин, Елга аръягының өлкә түрәләренә барып, аларга патшаның хатларын тапшырдым. Патша минем белән бергә гаскәрбашларын вә атлы сугышчыларын да җибәргән иде.
[10] Хорунлы Санбаллат вә аммониләр түрәсе Тобия, исраилиләрнең иминлеген кайгыртучы кешенең килүен ишетеп, тәмам кайгыга калдылар.
[11] Шуннан соң мин Иерусалимгә киттем. Анда өч көн торганнан соң,
[12] үзем белән берничә ир-атны алып, төнлә юлга кузгалдым. Алламның Иерусалим өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күңелемә салганны һичкемгә әйтмәдем. Атланып килгән ишәгемнән башка безнең бер хайваныбыз да юк иде.
[13] Төнлә мин, Үзән капкасы аша чыгып, Аждаһа чишмәсе янындагы Тирес капкасыннан үттем, Иерусалимнең җимерек диварларын, янган капкасын карадым.
[14] Шуннан Чишмә капкасы вә патша сусаклагычына таба юнәлдем, ләкин анда ишәккә атланып үтәрлек түгел иде.
[15] Аннары мин, диварларны карап, үзәнлек буйлап югары күтәрелдем дә Үзән капкасы аша төнлә үк шәһәргә әйләнеп кайттым.
[16] Түрәләр минем кая барып, ни эшләп йөргәнемне белмәделәр, чөнки яһүдиләрнең берсенә дә – руханиларга да, дәрәҗәле кешеләргә дә, түрәләргә дә, бу эшне башкарырга тиешле кешеләргә дә мин һичнәрсә әйтмәдем.
[17] Ниһаять, мин аларга: – Хәлебезнең аяныч икәнен күрәсездер. Иерусалим җимерелгән, капкалары янып беткән. Әйдәгез, Иерусалим диварларын төзеп, бу хурлыкны өстебездән төшерик! – дидем.
[18] Мин аларга Алламның миңа ягымлы булуын әйттем, шулай ук патшаның сүзләрен дә җиткердем. Алар: – Әйдәгез, төзибез! – диделәр һәм шул игелекле эшкә әзерләнә башладылар.
[19] Моны ишеткәч, хорунлы Санбаллат, аммониләр түрәсе Тобия һәм гарәп Гешем, бездән көлеп һәм мыскыллап: – Сез башкарасы эш нидән гыйбарәт? Патшага каршы бармакчы буласызмы әллә? – диде.
[20] Ләкин мин аларга болай дип җавап бирдем: – Күкләр Алласы безгә уңышка ирешергә насыйп итәчәк! Без, Аның коллары, төзүгә керешәбез. Ә сезнең Иерусалимдә өлешегез дә, аңа хокукыгыз да юк; бу урын сезне хәтерендә сакламый, – дидем.