[1] Дивар коруыбызны ишеткәч, Санбаллат ачуыннан тәмам кайнап чыкты. Яһүдиләрне мәсхәрәләп,
[2] үзенең туганнары һәм Самарея гаскәриләре алдында ул болай диде: – Бу мескен яһүдиләр нәрсә эшләргә җыеналар? Диварны яңадан күтәрергә, корбаннар китерергә уйлыйлармы? Төзү эшләрен бер көндә бетермәкче булалармы? Янып беткән, хәрабәгә әйләнгән ташларга җан өрмәкчеме алар?
[3] Ә аның янында басып торган аммони Тобия: – Төзесеннәр әйдә, аларның таш диварына төлке сикереп менсә дә, җимерелергә тора ич! – диде.
[4] Мин дога кылып әйттем: «Йа Аллабыз, безне ничек түбәнсеткәннәрен ишет тә үз начарлыкларын кире үзләренә кайтар: дошманга табыш булып әсир китсеннәр.
[5] Аларның гаепләрен кичермә, гөнаһларын исеңнән чыгарма, чөнки алар төзүчеләрне кимсетте».
[6] Без диварны күтәрә бирдек, һәм ул яртысына кадәр төзелеп бетте. Халык бөтен күңелен биреп эшләде.
[7] Иерусалим диварларының корылуын, җимерелгән урыннарның төзәтелүен ишетеп, Санбаллат, Тобия, шулай ук гарәпләр, аммониләр вә ашдодлыларның бик нык ачуы чыкты.
[8] Шуннан соң алар, безгә комачауламакчы булып, Иерусалимгә каршы сугыш ачарга ниятләделәр.
[9] Без Аллабызга догалар кылдык һәм, алардан сакланыр өчен, көн-төн каравыл тордык.
[10] Яһүдә халкы: – Чүп ташучыларның хәле бетте, ә чүп-чар күп; без диварны төзеп бетерә алмабыз! – дип зарланырга тотынды.
[11] Дошманнарыбыз исә үзара: «Безнең бәреп керүебезне һәм аларны кырып бетерүебезне белми дә, сизми дә калырлар – шуннан эш тукталачак!» – диде.
[12] Дошманнарыбыз күршесендә яшәүче яһүдиләр, төрле тарафлардан килеп: «Сезгә һөҗүм итәргә җыеналар», – дип, безне кат-кат кисәттеләр.
[13] Шуннан соң мин шәһәр диварының тышкы ягындагы иңкүлекләргә, ачык урыннарга, ыру-гаиләләргә бүлеп, кылыч-сөңге вә ук-җәяләр белән коралланган кешеләр куйдым.
[14] Мин аларның һәммәсен карап чыктым да дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга вә бүтән кешеләргә әйттем: – Курыкмагыз алардан! Бөек вә дәһшәтле Хуҗа-Хакимебезне исегездә тотыгыз! Кардәшләрегез, угыл-кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм яшәгән йортларыгыз өчен көрәшегез! – дидем.
[15] Безгә каршы корган ниятләреннән хәбәрдар булуыбызны дошманнарыбыз ишетеп белде. Аларның хәйләләрен Аллаһы юкка чыгарды, һәм без төзелә торган дивар янына кайттык – һәркайсыбыз үз эшенә кереште.
[16] Шул көннән башлап, халкымның бер өлеше эш белән мәшгуль булды, ә калганнары исә, сөңге-калкан тотып, сугыш киемнәре киеп, сакта торды. Халык башлыклары дивар торгызуда катнашкан барча яһүдиләргә терәк булды. Йөк ташучылар бер кулында сугыш коралы тотып эшләде,
[18] төзүчеләрнең дә билендә кылыч иде. Һәм быргычы һәрчак минем янда булды.
[19] Дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга һәм бүтәннәргә мин: – Эш бик күп, ә без бөтен дивар буйлап таралганбыз, бер-беребездән еракбыз, – дидем. –
[20] Шуңа күрә, быргы кычкырта башлауга, тавыш килгән якка йөгерегез. Аллабыз безнең якта сугышачак!
[21] Эшебезне без әнә шул рәвешле дәвам иттек; ә халыкның икенче өлеше кояш чыкканнан алып йолдызлар калыкканга кадәр кулыннан сөңгесен төшермәде.
[22] Ул көннәрдә мин халыкка: – Һәркем үзенең кешеләре белән төнгә Иерусалимдә калсын. Төнлә сакта торырбыз, ә көндезен эшләрбез, – дидем.
[23] Мин үзем дә, кардәшләрем, хезмәтчеләрем һәм янымдагы сакчыларым да киенгән килеш йокладык, уң кулыбыздан коралны төшермәдек.