[1] Санбаллат, Тобия, гарәп Гешем вә бүтән дошманнарыбыз диварны төзеп бетерүем, җимерелгән урыннарның калмавы хакында ишеткәннән соң (гәрчә капкаларга әле ишекләр элмәсәм дә),
[2] Санбаллат вә Гешем: «Һоно тигезлегендәге берәр авылда очрашыйк!» – дип әйтергә минем янга кеше җибәрделәр. Алар миңа карата явызлык кылмакчы булдылар.
[3] Хәбәрчеләрем аша мин болай дип әйтергә куштым: «Эшем бик күп булганлыктан килә алмыйм. Әгәр аны ташлап китсәм, эш тукталыр».
[4] Шундый ук чакыру белән алар миңа дүрт мәртәбә кеше җибәрделәр, мин аларга һаман да бер үк җавапны бирдем.
[5] Шуннан соң Санбаллат миңа үзенең хезмәтчесен бишенче мәртәбә җибәрде, аның кулында мөһер сугылмаган хат иде.
[6] Анда болай дип язылган иде: Халыклар арасында шундый имеш-мимеш йөри, Гешем да шуны ук сөйли: син вә яһүдиләр фетнә оештырырга ниятлисез икән, диварны шуның өчен корасың икән. Имеш, алар өстеннән патша булырга телисең,
[7] синең хакта Иерусалимдә «Яһүдәдә патша бар!» дигән хәбәр таратсыннар өчен, пәйгамбәрләр билгеләгәнсең. Бу сүзләрне патша һичшиксез ишетәчәк. Шуңа күрә безнең янга кил, бергәләп киңәш-табыш итик.
[8] Ләкин мин аңа: «Син әйткәннәрнең берсе дә хак түгел. Син боларны үзең уйлап чыгаргансың», – дип әйтергә кушып, кеше җибәрдем.
[9] «Кулларыннан эшләре төшәр, аны ахырына җиткерә алмаслар», – дип уйлап, алар безне куркытмакчы булдылар, ләкин мин: «Рухымны ныгыт!» – дип, Аллаһыга дога кылдым.
[10] Беркөн мин Меһетабелдән туган Делая углы Шәмәгыйя йортына килдем. Ул үз өендә бикләнеп утыра иде. Ул миңа әйтте: – Әйдә, Аллаһы йортына керик тә ишекләрне бикләп куйыйк, чөнки алар сине үтерергә киләчәк, төнлә киләчәк алар, – диде.
[11] Ләкин мин аңа: – Минем дәрәҗәдәге кеше кача аламы соң?! Минем кебек кеше, исән калыр өчен, Аллаһы йортына керә аламы?! Бармыйм! – дидем.
[12] Шәмәгыйяне Аллаһы җибәрмәвен һәм минем хактагы пәйгамбәрлек сүзләренең ялган икәнен ачык аңладым, чөнки аны, акча түләп, Тобия белән Санбаллат яллаган иде. Аларның ниятләре шундый иде: мин, хафага төшеп, Шәмәгыйя сүзе буенча эшләрмен дә гөнаһлы булырмын, ә алар, мине хурлыкка калдырыр өчен, яманатымны чыгарырлар иде.
[14] Нәхәмия дога кылып әйтте: «Йа Аллам, Тобия белән Санбаллатның шул эшләрен исеңдә тот, шулай ук миңа каршы пәйгамбәрлек иткән хатын-кыз пәйгамбәр Нугадияне һәм мине куркытырга уйлаган башка пәйгамбәрләрне дә исеңнән чыгарма!»
[15] Дивар Елул аеның егерме бишенче көнендә, илле ике көндә төзелеп бетте.
[16] Бу хакта барча дошманнарыбыз ишеткәннән һәм тирә-ягыбыздагы халыклар моны күргәннән соң, аларның үз-үзләренә ышанычы бетте, чөнки бу эшнең Аллабыз ихтыяры белән кылынганын аңладылар.
[17] Шул көннәрдә Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләре Тобиягә күп мәртәбә хатлар юллады, аларга да Тобиядән хатлар килеп торды.
[18] Яһүдәдә күпләр аның белән ант беркеткән иде, чөнки ул – Арах углы Шекания кияве, ә Еһоханан исемле углы Бәрәхиядән туган Мешуллам кызына өйләнгән иде.
[19] Алар хәтта минем алда аның игелекле эшләре турында сөйли, ә мин әйткәннәрне аңа җиткерә иделәр. Тобия исә, мине куркытмакчы булып, миңа хатлар яза иде.