[1] Шуннан баш рухани Эльяшиб белән бүтән руханилар, эшкә тотынып, Сарык капкасын төзеделәр. Изгеләштерү йоласын үткәреп, капканың ишекләрен элделәр, Меа манарасыннан алып Хананел манарасына кадәр булган диварны изгеләштерделәр.
[2] Руханилар күршесендә диварны – әрихәлеләр, әрихәлеләрдән соң Имри углы Зәкүр төзеде.
[3] Балык капкасын Һассенаһа нәселе төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны вә бикләрне куйды.
[4] Алардан арырак диварны Һаккостан туган Урия углы Меремот төзеде; алар белән янәшәдә Мишезәбелдән туган Бәрәхия углы Мешуллам, ә тагын да арырак Баһана углы Садыйк эшләде.
[5] Алар белән янәшәдә тыкуалылар эшләде, әмма Тыкуа аксөякләре, Хуҗа-Хакимнәре өчен эшләп, билләрен бөкрәйтмәде.
[6] Иске капканы Пасеах углы Йояда вә Бәсүдия углы Мешуллам төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны, бикләрне куйды.
[7] Алар күршесендә – гибгонлы Мелатия, меронотлы Ядон һәм Елга аръягының өлкә башлыгына буйсынган Гибгон вә Миспа кешеләре эшләде.
[8] Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр.
[9] Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде.
[10] Арырак – үз йорты каршында – Харумап углы Едайя, ә аның янында Хәшәбния углы Хаттуш эшләде.
[11] Тагын да арырак диварны Харим углы Малкия вә Пахат-Мәаб углы Хашшуб төзеде; алар Мичләр манарасын да төзәттеләр.
[12] Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде.
[13] Үзәнлек капкасын Зануах кешеләре вә Ханун төзәтте: алар, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Алар тагын Тирес капкасына кадәр мең терсәк диварны төзәттеләр.
[14] Ә Тирес капкасын Бәйт-Һаккерем өлкәсе башлыгы Рехаб углы Малкия төзәтте; ул, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды.
[15] Чишмә капкасын Миспа өлкәсе башлыгы, Хөл-Хөзе углы Шаллун төзәтте; ул, аны төзеп, түбәсен япты, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Ул әле тагын патша бакчасы каршында Шелах сусаклагычы янындагы һәм Давыт шәһәреннән төшүче басмаларга кадәрге диварны төзеде.
[16] Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде.
[17] Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде.
[18] Тагын да арырак аның ир кардәше – Кыгыйлә өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Хенадад углы Баввай эшләде.
[19] Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде.
[20] Аңардан арырак – почмактан алып баш рухани Эльяшиб йортының ишегенә кадәр – диварны Заббай углы Барух төзеде.
[21] Тагын да арырак – Эльяшиб йорты ишегеннән алып, шул йортның азагына кадәр – Һаккос углы Уриядән туган Меремот төзеде.
[22] Аның күршесендә Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән килгән руханилар эшләде.
[23] Алардан арырак – үз йортлары каршында – Беньямин вә Хашшуб, тагын да арырак – үз йорты каршында – Ананиядән туган Магасея углы Азария эшләде.
[24] Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде.
[25] Аңардан арырак – каравыл йортының ишегалды белән чиктәш булган Өске патша сараеннан алгарак чыгып торган манара почмагыннан башлап – диварны Узай углы Палал төзеде. Паргош углы Пәдая
[26] һәм Офел калкулыгында яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләре эшләде. Алар диварны көнчыгышка таба – Су капкасы каршына һәм алгарак чыгып торган манарага кадәр төзәттеләр.
[27] Тагын да арырак – алгарак чыгып торган манара каршыннан башлап, Офел диварына кадәр – тыкуалылар эшләде.
[28] Диварның Ат капкасыннан арырак өлешен руханилар төзәтте; аларның һәркайсы үз йорты каршында эшләде.
[29] Алар күршесендә, үз йорты каршында, – Иммер углы Садыйк, ә аның белән янәшәдә Көнчыгыш капканы саклаучы Шекания углы Шәмәгыйя эшләде.
[30] Аңардан арырак диварны Шелемия углы Ханания вә Салапның алтынчы углы Ханун төзеде. Тагын да арырак, үз бүлмәсе каршында, Бәрәхия углы Мешуллам эшләде.
[31] Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде.
[32] Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде.