Skip to content
Opens in a new window

[1] Хәсрәтем зур минем: җәйге уңыш җыеп алынгач, йөзем куагында бер тәлгәш җимеш таба алмаган, иртә өлгерә торган бер инҗирдән дә авыз итә алмаган кешедәй булдым мин.

[2] Бу илдә адәм рәтле һичберкем калмады, кешеләр арасында саф күңеллесен таба алмыйсың. Һәркем икенче берәүнең канын коярга әзер, хәтта кардәшләр дә бер-беренә каршы тозак кора.

[3] Куллары явызлык кылырга җайлашып беткән: түрәләр – бүләк, хөкемчеләр ришвәт таләп итә, көчлеләр үз мәнфәгатен алга сөрә, һәм алар бергәләп шулай дөреслекне бозалар.

[4] Аларның иң яхшысы да тигәнәк кебек, иң намуслысы да чәнечкеле куактан яманрак. Әнә, пәйгамбәрләрегез сезгә әйтеп куйган көн инде якынлашты, җәза көне җитеп килә – чарасыз калып, кая керергә белмәячәксез.

[5] Күршегезгә ышанмагыз, дустыгызга таянмагыз. Хәтта кочагыңда яткан хатыныңа да серләреңне ачма.

[6] Чөнки угыл үз атасын хурлый, кыз бала – әнкәсенә, килен үзенең кайнанасына каршы чыга. Кешенең иң явыз дошманнары – үз өендәгеләр.

[7] Мин исә өметемне Раббыга баглыйм, үземнең Коткаручымны көтәм, һәм Аллам мине ишетми калмаячак.

[8] Әй дошманнарым! Мыскыллап көлмәгез миннән! Егылсам да, аягыма торып басармын мин, караңгылык эчендә утырсам да, Раббы миңа нурын чәчәр.

[9] Раббы алдында гөнаһ эш кылдым мин һәм хәзер Аның ярсуына түзәргә мәҗбүрмен. Әмма соңыннан, хөкемен чыгарып, Ул мине яклаячак, яктылыкка алып чыгачак, һәм мин Аның хак булуын күрәчәкмен.

[10] «Кайда соң синең Раббы Аллаң?!» дип сораган дошманнарым моны күреп мәсхәрәгә калачак. Аларның, урам пычрагы сыман, аяк астында ятуына мин шаһит булачакмын.

[11] Әй Иерусалим, диварларыңны төзеп, чикләреңне киңәйтер көн килеп җитә.

[12] Ул көнне Ашшурдан һәм Мисыр шәһәрләреннән синең янга кешеләр киләчәк. Алар Мисырдан Фырат елгасынача җәйрәп яткан төбәкләрдән, ерак диңгез буйларыннан, тау белән тау арасындагы җирләрдән киләчәк.

[13] Әмма җирдә яшәүчеләрнең явыз гамәлләре аркасында дөнья вәйран хәлгә төшәчәк.

[14] И Раббы, Үз халкыңны – Үзең сайлап алган көтүеңне – кулыңдагы таягың белән саклап йөрт. Тирә-якта уңдырышлы җирләр булса да, алар урман-чытырман арасында көн күрәләр. Инде алар, элекке заманнардагы кебек, Башан вә Гилыгад көтүлекләрендә утлап йөрсеннәр иде.

[15] Безне Мисырдан алып чыккан көннәрдәге кебек, Үзеңнең могҗизаларыңны күрсәт.

[16] Ул могҗизаларны күреп, халыклар, ничек кенә куәтле булсалар да, хурлыкка калырлар, куллары белән авызларын капларлар, аларның колаклары ишетмәс булыр.

[17] Алар елан кебек, сөйрәлүче хайван кебек тузан ялар, дер калтырап, Раббы Аллабыз каршына өннәреннән шуышып чыгар. Синең хозурыңда аларны курку биләп алыр.

[18] Исән калган халкың-биләмәңнең гаеп эшләрен вә җинаятьләрен ярлыкаучы Синдәй берәр Аллаһы бармы икән тагын?! Синең ачуың гомерлек түгел, мәрхәмәт күрсәтергә яратасың Син.

[19] Син безгә тагын рәхим-шәфкать кылачаксың; гаеп эшләребезне аяк астына салып таптап, барлык гөнаһларыбызны диңгез упкынына ыргытачаксың.

[20] Ерак заманнарда ата-бабаларыбызга ант иткәнчә, Ягъкубка Син – тугры, Ибраһимга мәрхәмәтле булачаксың.

Михә пәйгамбәр — Chapters