Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй син, кодрәтле шәһәр, гаскәреңне тупла, чөнки сине дошман камап алды! Исраил хөкемдарының яңагын таяк белән кыйнар алар.

[2] «Ләкин син, Эфратадагы Бәйт-Лехем, – ди Раббы, – Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да, Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе зат синдә туачак. Аның нәсел-нәсәбе ераклардан, бик борынгыдан киләдер».

[3] Хактыр: авырлы хатын бала тапканчыга һәм исраилиләр янына бөтен туганнары әйләнеп кайтканчыга кадәр Раббы Исраил халкын дошман кулына тапшырыр.

[4] Әнә шул чакны Раббы кодрәте белән, үз Раббы Алласының данлы исеменә төренеп, көтүче киләчәк, һәм Исраил халкы хәвеф-хәтәрсез яши башлаячак. Ул затның даны дөнья читләренәчә таралачак,

[5] һәм ул – тынычлык урнаштыручы булачак. Әгәр инде Ашшур гаскәрләре, безнең илебезгә басып кереп, калаларыбызны таптый башласа, без аларга каршы җиде җитәкче, хәтта сигез юлбашчы җибәрербез.

[6] Ашшур җирендә – кылыч, Нәмруд илендә алар хәнҗәр белән идарә итәрләр. Әгәр Ашшур гаскәрләре, безнең илгә килеп, җиребезне таптарга уйласа, хөкемдарыбыз безне коткарыр.

[7] Ягъкуб нәселеннән исән калганнар – исәпсез-хисапсыз башка халыклар арасында Раббы иңдергән чык бөртеге, һичкем көтмәгәндә, һичкем чакырмаганда килеп, басуларны сугарып киткән яңгыр кебек булыр.

[8] Ягъкуб нәселеннән исән калганнар башка халыклар, күп санлы кавемнәр арасында урман җанварлары янына яисә сарык көтүенә килеп кергән арыслан кебек булырлар: сиздермичә генә ташланырлар да ботарлап ыргытырлар, һәм алардан һичкем коткара алмас.

[9] Исраилнең кулы дошманнарына каршы күтәрелсен – аларның һәммәсе кырылып бетсен!

[10] «Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Мин сезнең атларыгызны юк итәрмен, арбаларыгызны җимереп бетерермен.

[11] Илегездәге калаларны вәйран кылырмын, ныгытмаларыгызны җир белән тигезләрмен.

[12] Сихер-тылсымның тамырын корытырмын – күрәзәчеләр сездә бүтән булмас.

[13] Пот-сыннарыгызны вә изге ташларыгызны юк кылырмын, һәм сез инде үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләргә табынмассыз.

[14] Алиһә Аширә хөрмәтенә куелган изге баганаларыгызны төбе-тамыры белән йолкып ташлармын, шәһәрләрегезне җир белән тигезләрмен.

[15] Миңа буйсынмаган халыклардан ачуланып һәм ярсып үч алырмын».

Михә пәйгамбәр — Chapters