Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббының ни сөйләгәнен тыңлагыз: «Аягүрә торып бас, таулар каршында дәгъваңны белдер, калку җирләр тавышыңны ишетсен!» – ди Ул.

[2] Әй таулар, Раббының гаепләү сүзен ишетегез, җирнең мәңгелек нигезләре, сез дә тыңлагыз! Раббы Үзенең халкын гаепли – Исраилне хөкем итә.

[3] Раббы болай ди: «Әй халкым, сиңа каршы нәрсә эшләдем Мин?! Нинди авырлык китердем?! Җавап бир!

[4] Мин сине Мисырдан алып чыктым, коллыктан йолып алдым. Сине җитәкләп йөртсен өчен, Мусаны, Һарунны вә Мәрьямне җибәрдем.

[5] Әй халкым, Мәаб патшасы Бәлакның ни кылырга ниятләгәнен һәм Бигур углы Билгамның аңа нәрсә дип җавап биргәнен исеңә төшер. Шиттимнән Гилгәлгә ясаган сәяхәтеңне хәтереңә ал һәм Раббының сиңа күпме яхшылыклар кылганын күрерсең».

[6] Раббыга мин нәрсә алып барырмын, Сәҗдә кылырга барганда, Аллаһы Тәгаләгә нәрсә белән килермен? Тулаем яндыру корбаннары – бер яшьлек бозаулар беләнме?

[7] Аңа багышлап, меңләгән сарык тәкәсе суйсам, зәйтүн маен елгалар итеп агызсам, Раббы канәгать калырмы икән?! Әллә, җинаятьләремне йолыр өчен, беренче баламны, гөнаһларым өчен үземнең бәгырь җимешемне корбан итәргәме?

[8] Әй адәм баласы, нәрсәнең яхшы булуын һәм синнән нәрсә таләп ителгәнне Раббы сиңа әйтте: гадел бул, шәфкать кылудан тәм тап, Аллаң алдында күндәмлек күрсәтеп яшә.

[9] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – зирәклектер! Раббы, шәһәргә мөрәҗәгать итеп: «Әй кавемем халкы, әй җәмәгать, тыңлагыз әле сүземне! – ди. –

[10] Яманнарның өйләрендәге хәрәм байлыкны, каһәр төшкән бозык үлчәүләрне күрәлмыйм Мин!

[11] Дөрес үлчәми торган үлчәүләр вә герләр белән эш итүчене акларгамы Миңа?!

[12] Бу шәһәрдә байлар җәбер-золым кыла, халкы ялганлаша, телләре дөрес сүз сөйли белми.

[13] И шәһәр, әнә шуның өчен Мин сине тар-мар китерермен, гөнаһларың өчен вәйран итәрмен.

[14] Син ашарсың, ләкин тамагың туймас, ашказаның һаман буш булыр. Байлыгыңны саклап калырга тырышырсың, ләкин саклый алмассың, саклап калдырганыңны исә кылычка тапшырырмын.

[15] Игенне чәчәрсең, ләкин җыеп ала алмассың, зәйтүн җимешен сыгарсың, ләкин маеннан файдалана алмассың, йөзем җимешен сыгарсың, ләкин шәрабыннан авыз итмәссең.

[16] Син Омри патшаның һәм Ахаб йортының гадәт-йолаларын саклап калгансың. Шуңа күрә Мин сине тар-мар китерәм, халкыңны хур итәм, һәм син барча кавемнәр алдында мәсхәрәгә калачаксың».

Михә пәйгамбәр — Chapters