Skip to content
Opens in a new window

[1] Җинаять кылырга ниятләгән, түшәгендә явызлык корып яткан һәм, кулларында көч булганга, таң атуга шуны гамәлгә ашырган бәндәләргә – кайгы!

[2] Кеше басуына күзләре төшсә – тартып алалар, өе ошаса – басып алалар; берәүне – үз йортыннан, икенче берәүне мирас җиреннән мәхрүм итәләр.

[3] Шуңа күрә Раббы болай ди: «Мин сезгә афәт җибәрәм, һәм сез аңардан котылып кала алмассыз. Моннан ары башыгызны текә тотып йөрмәссез: сезнең өчен авыр замана башлана.

[4] Шул көннәр килгәч, кешеләр сезнең турыда гыйбрәт итеп сөйләрләр һәм, кайгы җырындагы сүзләрне кабатлап: „Без тәмам хәерчелеккә төштек! Аллаһы, җиребезне алып, бүтәннәргә бирде, кырларыбызны баскынчыларга тапшырды!“ – дип үртәрләр».

[5] Шуңа күрә Раббы ул җирләрне Үз халкына кабат кайтарып биргәндә, сезнең берегез дә җир бүлүдә катнашмаячак.

[6] Пәйгамбәрләргә алар: «Вәгазь укымагыз, бу турыда сөйләмәгез, безгә хурлык кагылмаячак! – диләр. –

[7] Ягъкуб халкы каргалганмыни?! Раббы түземлеген җуйганмыни?! Шулай эшли аламыни Ул?! Дөрес гамәл кылучыларга игелекле түгелмени Ул?!»

[8] Раббы болай дип җавап бирә: «Әүвәле Минеке булган халык хәзер иң явыз дошманым кебек. Яныгыздан тыныч кына үтеп барган, дошманлашу турында уйламаган кешенең киемен салдырып аласыз.

[9] Халкымның хатын-кыз затын сез үзләренең ямьле өйләреннән куып чыгарасыз, ә балаларыннан Минем хәер-фатихамны мәңгегә тартып аласыз.

[10] Барыгыз, китегез бу җирдән! Монда тынычлык булмаячак, чөнки сез бу урынны пычраттыгыз, һәм ул ташландык хәлгә киләчәк.

[11] Берәр бушбугаз, ялганчы адәм килеп: „Шәраб вә сыра сездә мулдан булачак“, – дип өметләндерсә, бу халык аны пәйгамбәр дип кабул кыла!

[12] Әй Ягъкуб нәселе, Мин, һичшиксез, сезнең барыгызны бергә җыячакмын, Исраилнең исән калган халкын, һичшиксез, бергә туплаячакмын; сарыкларны – абзарга, көтүне көтүлеккә туплагандай, Мин аларны бергә җыячакмын, һәм бу урын кешеләр белән тулачак».

[13] Шул чагында диварлар җимерүче, юл салып, Үз халкы алдыннан барыр, һәм алар, капкаларны бәреп ачып, иреккә чыгар. Алар алдыннан патшалары – Аллаһы Үзе атлар.

Михә пәйгамбәр — Chapters