Skip to content
Opens in a new window

[1] Ниневә шәһәре хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе; элкошлы Нахумга Аллаһыдан иңгән күренешләр турындагы китап.

[2] Раббы бары тик Үзенә тугры булуны таләп итә, Ул – үч ала торган Аллаһы. Раббы – үч алучан; ярсуыннан кайнап, Үзенең дошманнарыннан үч алыр, Үзенә каршы килүчеләргә ачу саклар.

[3] Раббы сабыр-түзем, кодрәте Аның чиксездер; гаеплене Ул җәзасыз калдырмый. Аның юлы – өермә вә давыл эчендә, ә болытлар – аягыннан коелган тузан гына.

[4] Ул әмер бирә – һәм диңгезләр кибә, барлык елгалар корый, Башан белән Кәрмил тавы шиңә, Ливанның чәчәкләре сула.

[5] Аның алдында таулар тетрәп тора, калку урыннар дер-дер килә, җир, бөтен җиһан, анда яшәүче бар җан иясе калтырап тора.

[6] Аның ярсуына кем каршы тора алсын?! Кайнап торган ачуына кем түзсен?! – Ут ялкыныдай ябырылган ачуыннан Аның кыялар җимерелә!

[7] Раббы игелекле, кайгы көнендә Ул – сыену урыны; Үзенә өмет баглаганнарны хәтерендә тота.

[8] Су бастырып, Ниневәне Ул тәмам җимерәчәк, дошманнарын Аның караңгылык йотачак.

[9] Раббыга каршы нинди гамәл кылмакчы син, Ниневә?! – Синең ниятләреңне Ул пыран-заран китерәчәк! Кат-кат аңа каршы чыгу мөмкин түгел!

[10] Бер-берсенә үрелгән чәнечкеле үлән, башларыннан шәрабка коенган сәрхушләр кебек алар – коры саламдай янып бетәчәкләр.

[11] Әй Ниневә, синнән чыккан бәндә явыз ният белән Раббыга каршы күтәрелде, золым кылырга өнди ул.

[12] Раббы болай ди: «Гәрчә алар көчле вә күп санлы булса да, тар-мар ителеп юкка чыгар; ә сине, Яһүдә, элек җәберләгән булсам да, бүтәнчә җәбер-золым күрсәтмәм.

[13] Менә, алар кидергән камытны Мин муеныңнан салдырам, зынҗырларыңны өзәм!»

[14] Әй Ниневә, синең хакта Раббы болай хәл кылды: «Исемеңне йөртердәй нәселең калмас; илаһларың йортындагы пот вә сыннарны җимереп ташлармын. Синең өчен кабер әзерләрмен, чөнки син җирәнгеч бер нәрсәдер».

[15] Менә, сөенечле хәбәр алып килүче, тынычлык игълан итүче берәү таулар буйлап ашыга! Инде янә бәйрәмнәреңне уздыр, Яһүдә, биргән нәзерләреңне үтә. Синең җиреңә залим бүтән аяк басмас: ул инде тәмам юк ителгән!

Нахум пәйгамбәр — Chapters