Skip to content
Opens in a new window

[1] Шундый көннәр килер: Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр.

[2] Күп кавемнәр килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник! – дип әйтер. – Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.

[3] Барлык халыклар арасында Раббы хөкем оештырачак, ерактагы көчле халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.

[4] Һәркем үзенең йөзем вә инҗир бакчасында тыныч кына, беркемнән курыкмыйча көн күрәчәк, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы шулай дип вәгъдә итте.

[5] Һәммә халыклар үз илаһларына табынсын, без исә мәңге үзебезнең Раббы Аллабызга табыначакбыз.

[6] «Ул көнне Мин, – дип игълан итә Раббы, – аксакларны җыеп алырмын, сөрелгәннәрне, Үзем бәла-казага дучар иткәннәрне бергә туплармын.

[7] Әнә шул аксакларны һәм сөргенчеләрне Мин көчле бер халык кылырмын һәм, шушы көннән башлап, алар өстеннән Сион тавында мәңге хакимлек итәрмен.

[8] Әй сарыкларны күзәтә торган манара, Сион-кызның ныгытмасы булган Иерусалим, хакимлек сиңа кире кайтачак; Иерусалим патшалыкны үзенә алачак».

[9] Инде ни өчен син хәзер шулай кычкырып елыйсың? Патшаң юкмы әллә?! Киңәшчең юкка чыктымы?! Тулгак тоткан хатын кебек газапланасың.

[10] Бала тапкандагы кебек газап чик, Сион-кыз, чөнки хәзер син, шәһәрне ташлап китеп, ачык кырда көн күрерсең. Син Бабилгә сөрелерсең, әмма шунда котылу да табарсың: Раббы сине дошман кулыннан йолып алыр.

[11] Ә хәзер, сиңа каршы сугышыр өчен, күп халыклар берләште. Алар: «Сион-кыз хур булсын, һәм без моны тамаша кылыйк!» – диләр.

[12] Ләкин алар Раббы уйларын белмиләр, Аның ниятләрен аңламыйлар: Ул бит аларны, көлтә сыман сугу өчен, ындыр табагына җыеп китерде.

[13] «Тор, Сион-кыз, ашлык сугарга кереш! – ди Раббы. – Мин сине тимер мөгезле вә бакыр тояклы үгез кебек итәм. Син бик күп халыкларны тар-мар китерерсең, аларның көчләп-талап җыйган байлыгын Раббыга тапшырырсың, мал-мөлкәтен бөтен җирнең Хуҗасына багышларсың».

Михә пәйгамбәр — Chapters