[1] Алтын әнә ничек төсен югалтты, алтынның иң яхшысы тоныкланып калды! Изге асылташлар һәрбер урам чатында аунап ята!
[2] Саф алтындай кадерле Сион балаларын чүлмәкче ясаган әйбергә – балчык чүлмәккә тиңлиләр хәзер!
[3] Хәтта чүл бүреләре дә, имчәк каптырып, балаларын күкрәк сөте белән туендыра, ә халкымның хатын-кызлары, чүлдәге тәвә кошы сыман, кызганмыйча балаларын ташлап калдыра.
[4] Имчәк баласының, тамагы кибеп, аңкавына теле ябыша; балалар икмәк сорый, ләкин һичкем аларга берни бирми.
[5] Элек тәмле ризыклар белән сыйланганнар хәзер әнә урамда ачтан үлә, җете кызыл киемнәр киеп үскән кешеләр чүплектә казына.
[6] Кылган гөнаһлары өчен бичара халкым кеше кулы кагылмыйча мизгел эчендә юк ителгән Сәдүм шәһәреннән дә катырак җәзага тартылды.
[7] Сионның аксөякләре кардан чистарак, сөттән аграк иде, алсу тәннәре мәрҗәннән матуррак, үзләре зәңгәр якутка тиң иде.
[8] Ә хәзер йөзләре корымнан кара – урамда аларны танымыйлар; тиреләре сөяккә ябышкан, кибеп бетеп, агач кайрысыдай булган.
[9] Басу җимеше азлыктан ачка интегеп үлүчеләргә караганда кылычтан узганнар – бәхетлерәктер.
[10] Ана кешенең назлы куллары үз баласын пешерде – һәлакәткә юлыккан бичара халкыма алар ризык булды.
[11] Раббының каһәре кайнап ташыды: ачуыннан ярсып, Сионны Ул утка тотты, шул ут шәһәрне нигезе белән бергә йотты.
[12] Җир йөзендәге патшаларның, дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә, Иерусалим дошманнары шәһәр капкасыннан керер, дип ышанмады.
[13] Болар һәммәсе Иерусалим пәйгамбәрләренең гөнаһлары, руханиларының җинаятьләре өчен җәза булды – алар кала диварлары эчендә тәкъва кешеләрнең канын түктеләр.
[14] Алар, сукырлар сыман, урамнарда адашып йөри хәзер, канга буялып нәҗесләнеп беткәннәр, киемнәренә орынырга һичкем кыймый.
[15] «Китегез, нәҗесләр! – дип кычкыралар аларга. – Китегез, кит, кагылмагыз безгә!» Һәм алар, биредән качып, чит халыклар арасында каңгырып йөриләр, әмма анда да: «Алар безнең арада калырга тиеш түгел!» – дигән сүзләрне ишетәләр.
[16] Раббы аларны Үзе куып таратты; Ул инде аларга күз-колак булмас. Кылган җинаятьләре өчен руханиларга инде – хөрмәт, өлкәннәргә илтифат бетте.
[17] Юкка гына, ярдәм көтеп, күзләребез талды; безне коткара алмаган халыкны юкка гына манарадан күзләп тордык.
[18] Безнең һәр адымыбызны күзәтеп тордылар – без урамда йөри алмадык; соңгы сәгатебез якынлашты, көннәребез инде санаулы – гомеребезнең ахыры җитте!
[19] Безне эзәрлекләүчеләр күктә очкан бөркетләрдән җитез иде; алар безне тау-таш арасында куып йөртте, чүлләрдә сагалап торды.
[20] Тормышыбыз сулышы – башына май сөртелгән, Раббы куйган патшабыз – алар тозагына эләкте. Ә без патша турында: «Халыклар арасында аның күләгәсендә яшәрбез», – дигән идек.
[21] Утс җирендә яшәүче Эдом-кыз, шатлан һәм күңел ач! Тик Раббының ачу касәсен син дә татырсың, эчеп исереп, шәрә калырсың.
[22] Әй Сион-кыз! Җинаятең өчен инде җәза тәмамлана, Раббы сине бүтәнчә сөргенгә җибәрмәс; ләкин сине Ул, әй Эдом-кыз, җинаятең өчен җәзага тартыр, гөнаһларыңны фаш итәр!