[1] Әнә, Хуҗа-Хаким ничек итеп Сион-кызга Үзенең ачуын болыт итеп каплады! Исраилнең данын Ул күктән җиргә төшерде һәм аяклары басып торган урынны ачулы көнендә исенә дә алмады.
[2] Ягъкубның барлык торакларын Хуҗа-Хаким юк итте, аямады, ачуы чыгып, Яһүдәнең ныгытмаларын җимерде, патшалыкны һәм аның түрәләрен, мәсхәрәләп, җиргә егып салды.
[3] Ачуыннан ярсып, Хуҗа-Хаким Исраилнең көч-мөгезен сындырды, дошманнарының күз алдында Исраилне саклаучы уң кулын читкә алды һәм, әйләнәсендәге бар нәрсәне ялмап барган ут сыман, Ягъкуб нәселен яндырып-көйдерде.
[4] Дошман сыман, Үзенең җәясен киерде, уң кулын атарга әзер тотты, күзгә күркәм бар нәрсәбезне дошман явы сыман һәлак итте; Сион-кыз чатырына Үзенең ярсуын уттай яудырды.
[5] Хуҗа-Хаким, дошманга әйләнеп, Исраилне харап итте, аның барлык зиннәтле сарайларын хәрабәгә әйләндерде, ныгытмаларын җимерде һәм Яһүдә-кызга күз яшьләре вә бетмәс кайгы китерде.
[6] Бакча коймасын җимергәндәй, Раббы Үзенең коймасын җимерде, һәм Аңа гыйбадәт кылырга җыела торган урынны да вәйран итте; Раббы ихтыяры белән Сионда бәйрәм вә шимбә көннәре онытылды; ачуы кайнап, Ул патшаны да, руханины да читкә тибәрде.
[7] Хуҗа-Хаким Үзенең мәзбәхеннән баш тартты, изге йортын ташлап китте, Сион сарайларының диварларын дошман кулына бирде – Раббы йортында алар хәзер бәйрәмдәге сыман шау-гөр килә!
[8] Раббы Сионның диварларын җимерергә карар кылды; аларны бау сузып үлчәде, Сионны талаудан Үзенең кулын тыймады; тышкы ныгытмалар вә диварлар иңрәп елады – алар икесе дә тәмам көчен җуйды.
[9] Шәһәр капкалары җиргә батып керде, Раббы аларның бикләрен ватып-җимереп ташлады. Сион патшасы, аның түрәләре, сөрелеп, чит халыклар арасында яшәп калды. Раббы кануны инде өйрәтелми, Сион пәйгамбәрләренә дә Раббыдан күренешләр ирешмәс булды.
[10] Башларына көл сипкән, кайгы киемнәренә төренгән Сион өлкәннәре, дәшми-тынмый җирдә утыралар. Иерусалим кызлары башларын җиргә игән.
[11] Елый-елый күзләремнең егәре бетте, бөтен эчем актарыла; бичара халкымның һәлакәтен, шәһәр мәйданнарында балаларның, күкрәк сабыйларының ачлыктан һуш җуйганын күреп, йөрәгем ярыла.
[12] Шәһәр мәйданнарында, яралылар сыман һуштан язып, аналары кулында җан биргәндә: «Икмәк бир, су бир», – ди алар.
[13] Нәрсә әйтим сиңа, сине кем белән чагыштырыйм, и-и Иерусалим-кыз?! Юатыр өчен, сине кемгә тиңлим, и-и гыйффәтле кыз Сион?! Җәрәхәтең дәрья кебек зурдыр; кем генә дәвалый алыр икән сине?!
[14] Пәйгамбәрләрең сиңа ирештергән күренешләр буш вә ялган иде; син тыныч-рәхәт тормышка кайта алсын өчен, гөнаһларыңны алар фаш итмәде, ә бәлки юлдан яздыручы ялган хәбәрләр җиткерде.
[15] Янәшәңнән үтеп баручы һәркем, сине мыскыллап, кулларын чәбәкләр, сызгырып куяр һәм: «Җир йөзенең шатлыгы дип аталган гаҗәеп матур шәһәр шушымы инде?!» – дип, Иерусалимгә карап, башын чайкар.
[16] Синең барлык дошманнарың, сиңа карап, мыскыллап көлә, сызгыра һәм теш шыгырдата: «Йоттык без аны, шушы көнне зарыгып көткән идек, ниһаять, күрдек», – ди.
[17] Раббы Үзе ниятләгәнне тормышка ашырды, борынгы заманнарда боерган сүзен җиренә җиткерде; сине һич кызганмый бөлгенлеккә төшерде, авыр хәлеңне күргән дошманыңны сөендерде, аның көч-куәтен арттырды.
[18] Халык бөтен күңеле белән Хуҗа-Хакимгә ялвара. Әй Сион дивары, күз яшеңне чишмәдәй көне-төне агыз, үзеңә тынычлык, күзләреңә ял бирмә!
[19] Әй Сион, аягыңа торып бас, төннәр буе, сак алышынган саен, ялварып сора. Хуҗа-Хаким каршында йөрәгеңнең кайгысын су бушаткандай бушат. Һәрбер урам чатында ачтан һушын җуйган балаларыңның җанын коткаруны сорап, Аңа таба кулларыңны суз.
[20] «Карап бак миңа, Раббы, – ди Иерусалим, – тагын кемгә Син шулай мәрхәмәтсез булдың?! – Хатыннар үзләре тудырган сабыйларын, кадерләп үстергән балаларын ашарга тиешме?! Хуҗа-Хакимнең изге йортында руханилар вә пәйгамбәрләр үтерелергә тиешме?!
[21] Балалар вә картлар урам тузанында ята; кызларым вә егетләрем кылычтан һәлак булды; ачуың ярсыган көндә үтердең Син аларны, һич кызганмый чалып ташладың.
[22] Котымны алган кешеләрне Син, бәйрәмгә җыйгандай, бар тарафтан чакырып китердең – ачулы көнеңдә һичкем котыла алмады, һичкем исән калмады; мин табып үстергәннәрне дошманым кырып бетерде».