[1] Бихисап күп халкы булган шәһәр ничек бушап калган! Халыклар арасында бөек булган кала тол хатындай хәзер. Өлкәләр арасында мәликә бу шәһәр кол хәлендә калды.
[2] Төннәрен ачыргаланып елый ул, күз яшьләре яңакларын юа, аның сөйгәннәре арасында юатучы да юк үзен; барлык дуслары хыянәт итте аңа, дошманына әйләнде.
[3] Авыр коллык, газап кичергән Яһүдә читкә сөрелде, чит-ятлар арасында яшәп, тынычлык таба алмый ул – чарасыз калган хәлендә, эзәрлекләп, куып тоттылар аны.
[4] Сионга илтүче юллар кайгыда, чөнки бәйрәмгә баручылар күренми. Сион капкалары бушап калган, руханилары ыңгыраша, кызлары боеккан – хәсрәттәдер Сион.
[5] Дошманнары, аңа баш булып, рәхәт чигә бүген, чөнки Раббы Сионны бихисап күп гөнаһлары өчен газапларга дучар итте; аның балалары әсир ителде – дошман куып алып китте.
[6] Сион-кызның бөтен гүзәллеге юкка чыкты. Түрәләре аның көтүлеген таба алмаган болан сыман, аучыдан качып хәлдән тайды алар.
[7] Бәла килгән, каңгырып йөргән көннәрендә, Иерусалим әүвәлге байлык-зиннәтен сагынып исенә төшерә. Халкы дошман кулына эләккәч, һичкем аңа ярдәм итмәде; көндәшләре, тамаша кылып, җиңелүеннән көлде генә.
[8] Иерусалим зур гөнаһ кылды, шуңа күрә күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде; аңа дан җырлаучылар мыскыл белән карый хәзер, чөнки аның шәрәлеген күрделәр; ул үзе дә авыр сулый, читкә борылып, йөзен яшерә.
[9] Итәгенә нәҗес ябышса да, киләчәген кайгыртмады ул; аның түбән тәгәрәве коточкыч булды, һәм һичберкем аны юатмады. «Йа Раббым, күр минем газапларны, күз сал – дошманнарым тантана итә!» – ди Иерусалим.
[10] Аның бөтен байлык-зиннәтенә кулын сузды дошман; мәҗүсиләрнең изге йортка аяк басуын күреп торды ул, гәрчә Син, Раббы, мәҗүсиләргә Үз җыеныңа аяк басарга рөхсәт итмәсәң дә.
[11] Иерусалимнең бар халкы, икмәк эзләп, авыр ыңгыраша, җан саклап калыр өчен, кыйммәтле әйберләрен ризыкка алыштыра. «Йа Раббым, кара, – ди Иерусалим, – һәм минем ни дәрәҗәдә түбәнсетелүемне күр!
[12] Берегезнең дә күңеле эремиме, янәшәмнән узучылар?! Күз салыгыз һәм күрегез: ачуы ярсыган көнне Раббы мине дучар иткән, мин тарыган газап сыман, тагын берәр газап бармы икән?!
[13] Ул югарыдан ут юнәлтте – әлеге ут сөякләремә үтеп керде. Минем аякларыма ятьмә салды Ул һәм кире борылырга мәҗбүр итте. Көннең-көнендә хәсрәт чиктереп, мине ялгыз калдырды.
[14] Гөнаһларымны минем камыт итте, Үз куллары белән үргән камытны муеныма төшерде. Хуҗа-Хаким хәлемне алды, мин каршы тора алмастай кешеләр кулына тапшырды мине.
[15] Диварларым эчендәге барлык гаярь угланнарымны Хуҗа-Хаким читкә тибәрде, яшь егетләремне кырып бетерер өчен, миңа каршы гаскәр җыйды. Гыйффәтле кыз Яһүдәне йөзем изгәндәй таптады.
[16] Мин менә шуларны уйлап елыйм, күзләремнән туктаусыз яшь ага, рухымны тергезердәй юатучым миннән ерак. Балаларым өметсезлектә, чөнки дошман җиңеп чыкты».
[17] Сион, ярдәм сорап, кулларын суза, ләкин аны юатырдай һичкем юк. Ягъкуб дошманнарына Раббы «Уратып алыгыз аны» дигән фәрман бирде. Дошманнары алдында Иерусалим күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде.
[18] «Раббы хаклыдыр, – ди Иерусалим, – мин бит Аның сүзенә каршы килдем. Тыңлагыз, барча халыклар, һәм минем газапларыма күз салыгыз – кыз вә егетләрем әсир китте минем.
[19] Сөйгәннәремне мин ярдәмгә чакырдым, ләкин алар мине алдадылар; руханиларым вә өлкәннәрем, җаннарын саклап калыр өчен ризык эзләп йөргәндә, шәһәр эчендә үлеп калдылар.
[20] Күр, Раббы, газап эчендә мин, бөтен эчем актарыла минем, йөрәгемнең асты өскә килә, чөнки мин бар көчемә Сиңа карыштым. Балаларымны әнә урамнарда кылычтан уздыралар, йортлар эчендә дә үлем хөкем сөрә.
[21] Минем ыңгырашуымны ишеттеләр, ләкин мине юатучы табылмады. Дошманнарым, миңа килгән бәлане күреп, Синең шушы эшеңә сөенделәр. Менә, Син алдан искәртеп куйган көн килде! Инде дошманнарым да минем хәлдә калса иде!
[22] Аларның бөтен явызлыкларын күз уңында тотсаңчы. Гөнаһларым өчен миңа нәрсә кылсаң, аларга да шуны кыл! Ыңгырашуым көчле, йөрәгем дә хәлдән тайды!»