[1] Мин – Раббының ачу таягын үз җилкәмдә татыган кешемен.
[2] Ул мине, җитәкләп алып китеп, яктыга түгел, ә караңгыга китереп кертте.
[3] Әйе, Үзенең кулы белән Ул мине һәрдаим, көннәр буе җәзалый.
[4] Бәдәнемне вә тән тиремне арыгайтты Ул, сөякләремне җимерде.
[5] Һәр яктан камап алып, авыр газапларга урады.
[6] Ул мине, күптән үлгән кешедәй, караңгыга кертеп утыртты.
[7] Чыкмасын дип, мине дивар белән урап алды, авыр богаулар кидерде.
[8] Күпме генә ярдәм сорап ялварсам да, догама колак салмады.
[9] Юлларымны ташлар белән томалады, сукмакларымны кыегайтты.
[10] Ул мине аю кебек сагалап торды, арысландай посып көтте.
[11] Барган юлымнан төртеп чыгарып, мине ботарлап ташлады.
[12] Садагыннан ук алып, җәясен киерде, миңа төбәп, бөерләремә укларын батырды.
[14] Мин бар халкым өчен көлкегә әйләндем – үзләренең җырларында алар мине көнозын мәсхәрәли.
[15] Ул мине ачы үлән белән туендырды, әче әрем суын туйганчы эчерде.
[16] Чуерташка бәреп, тешләремне җимерде, мине тузанга салып таптады.
[17] Җаным тынычлыгын җуеп, иминлекнең нәрсә икәнен оныттым.
[18] «Түземлегем бетте, Раббыга өметем юкка чыкты!» – дидем.
[19] Кичергән газапларымны, каңгырып йөрүләремне уйласам – анда бары әрем вә үт әчесе генә.
[20] Шул турыда уйланам да, җаным егәрен җуя.
[21] Әмма өметемне өзмим, чөнки менә нәрсәне исемә төшерәм:
[22] Раббы мәрхәмәт күрсәткәнгә юкка чыкмадык без, Аның рәхим-шәфкате мәңге бетәрлек түгел.
[23] Аның шул сыйфатлары һәр иртәдә яңарып тора. Синең тугрылыгың бөектер, и Раббым!
[24] «Раббы – минем өлешем-язмышым», – дим үз-үземә, шуңа күрә мин Аңа өметләнәм.
[25] Раббы Үзенә өмет баглаган, Аның йөз нурын эзләгән җанга игелекледер.
[26] Түземлек күрсәтүче, Раббы коткарыр, дип өметләнүче – бәхетледер.
[27] Раббыга буйсыну камытын яшь чагында тарткан кеше – бәхетледер.
[28] Берьялгызы сүзсез генә утырсын ул кеше, Раббы аңа камытны кидергәндә.
[29] Буйсыну күрсәтеп, йөзе белән җиргә орынсын – бәлки, әле өмет бардыр.
[30] Кыйнаучыга яңагын куйсын ул, күңеле кайтканчы тиргәлсен.
[31] Хуҗа-Хаким бөтенләйгә ташламый!
[32] Кайгы-хәсрәткә дучар итсә дә, рәхим-шәфкатен дә күрсәтә, чөнки Аның мәрхәмәте чиксездер.
[33] Адәм балаларын газапка вә кайгыга салырга яратмый Ул.
[34] Җирдәге барча әсирләрнең аяк астында тапталуын,
[35] кешенең Аллаһы Тәгалә күз алдында хокуклардан мәхрүм ителүен,
[36] гадел хөкем чыгарылмавын Хуҗа-Хаким күрмимени?!
[37] Хуҗа-Хаким боермаса, кемнең сүзе тормышка ашыр икән?!
[38] Бәла-каза да, яхшылыклар да Аллаһы Тәгалә ихтыярында түгелме?!
[39] Җәзаны үз гөнаһлары өчен алгач, адәм баласына нигә зарланырга?!
[40] Йөргән юлларыбызга җентекләп карыйк та Раббыга кире кайтыйк.
[41] Йөрәгебезне һәм кулларыбызны күктәге Аллаһыга сузыйк.
[42] Без гөнаһ кылдык, кирелек күрсәттек, һәм Син безне кичермәдең.
[43] Син, ачуыңа төренеп, безне эзәрлекләдең, һич кызганмый һәлак иттең.
[44] Бер генә дога да Сиңа барып ирешмәсен өчен, болытларга бөркәндең.
[45] Халыклар арасында чүп вә җирәнгеч нәрсә иттең Син безне.
[46] Барлык дошманнарыбыз безне мыскыллап көлде.
[47] Безгә тигән өлеш – коточкыч курку вә тозактыр, бөлгенлек вә һәлакәттер.
[48] Бичара халкымның кырылуын күреп, күземнән яшьләрем елга булып ага.
[49] Раббы, күкләрдән карап, шушыларны күргәнчегә кадәр күз яшьләрем һич туктамый, берөзлексез агар минем.
[51] Шәһәрем кызларының язмышын күреп, җаным өзгәләнә минем.
[52] Сәбәпсезгә миңа нәфрәтләнгән дошманнарым мине кош тоткан кеби тотмак булды.
[53] Гомеремнән яздырыр өчен, чокырга ташлады, өстемә ташлар ыргытты.
[54] Сулар башымнан ук күмеп китә язды, «Беттем!» – дип уйладым мин.
[55] Тирән чокырдан, Раббым, Сине ярдәмгә чакырдым.
[56] «Ялваруыма, аһ оруыма колагыңны томалама», – дидем, һәм Син мине ишеттең.
[57] Дәшкән чагымда Син, якын килеп, миңа: «Курыкма!» – дидең.
[58] Син, Хуҗа-Хакимем, минем эш-дәгъвамны якладың, җанымны саклап калдың.
[59] Миңа каршы кылынган гаделсезлекне күрәсең Син, Раббым, – минем эшемә хак хөкемеңне чыгар!
[60] Дошманнарның никадәр үчле булуын, миңа каршы корган хәйлә-мәкерләрен күреп торасың.
[61] Аларның мине тиргәүләрен, миңа каршы нәрсә ниятләвен,
[62] көнозын минем хакта пышылдашуын һәм ниләр сөйләвен Син ишетеп торасың, Раббым.
[63] Күрче: утырганда да, аяк өсте торганда да, минем хакта мәсхәрәле җырлар җырлый алар.
[64] Кылган эшләренә карап, җәзасын бир аларга, Раббым;
[65] йөрәкләрен авыр хәсрәткә сал, өсләренә каргышыңны яудыр!
[66] Ачуыңнан ярсып эзәрлеклә, күкләрең астында яшәүче дошманнарымны юк ит, Раббым!