Skip to content
Opens in a new window

[1] Коткаручыбыз Аллаһы һәм өметебез Мәсих Гайсәнең әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан сәлам!

[2] Имандагы чын углым Тимутәйгә Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын.

[3] Македуниягә киткәндә, мин синең Эфестә калуыңны үтендем, хәзер дә анда булуыңны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка өйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш.

[4] Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә.

[5] Мин кушканнарның максаты исә – чын йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт.

[6] Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сөйләүләрен һәм нәрсә раслауларын аңламаган хәлдә, Канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сөйли башладылар.

[8] Без исә Канунның яхшы икәнлеген беләбез, тик ул дөрес кулланылырга тиеш.

[9] Шуны да беләбез: Канун тәкъва кешеләр өчен түгел, канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гөнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр өчен,

[10] фәхешләр, ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитлар һәм төпле тәгълиматка каршы килгән башка һәммәсе өчен чыгарылган.

[11] Шөһрәтле Аллаһының бөеклеге турындагы миңа ышанып тапшырылган Яхшы хәбәрдә шулай өйрәтелә.

[12] Миңа көч биргән Хакимебез Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде.

[13] Элек көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Мәсихкә ышанмаганга, ни эшләгәнемне белми идем.

[14] Хакимебез Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте исә миңа Ул алып килгән иман һәм мәхәббәт белән бергә мул итеп бирелде.

[15] Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде дигән сүз хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гөнаһлылар арасында иң начары – мин.

[16] Ләкин, Мәсих Гайсә бар сабырлыгын миндә – гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, миңа шәфкать кылынды. Шуның белән Ул киләчәктә Үзенә иман итеп, мәңгелек тормыш алачак кешеләргә мине үрнәк итте.

[17] Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңге-мәңгегә хөрмәт һәм дан! Амин.

[18] Тимутәй углым, синең хакта элек сөйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: аларга таянып, яхшы көрәшче бул.

[19] Иман һәм саф вөҗданыңны сакла. Кайберәүләр исә, вөҗданы кушканны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр:

[20] Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, аларны, көфер сүзләр сөйләмәскә өйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.

Паулдан Тимутәйгә беренче хат — Chapters