Skip to content
Opens in a new window

[1] Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, атаңны үгетләгәндәй үгетлә. Яшь ир-атларны – кардәшләреңне үгетләгәндәй,

[2] өлкән хатыннарны – анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек нәсыйхәт ит.

[3] Чыннан да, ялгыз тол хатыннарга хөрмәт күрсәт.

[4] Ә тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели.

[5] Чыннан да, тол һәм ялгыз хатын Аллаһыга өмет баглый һәм, Аллаһыга ялварып, көне-төне дога кыла.

[6] Кәеф-сафа корып яши торган тол хатынны исә тере көе үле дип санарга була.

[7] Кимчелексез булсыннар өчен, бу турыда кешеләрнең күңеленә сеңдер.

[8] Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак була.

[9] Бердәмлектәге толлар исемлегенә алтмыш яше тулган һәм бер ирнең генә хатыны булган толлар кертелергә мөмкин.

[10] Аның игелекле эшләр кылуы билгеле булырга тиеш: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртөрле игелекле эшкә багышлаган.

[11] Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чөнки алар, җенси теләккә бирелеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм тагын никахка керергә телиләр

[12] һәм, шулай итеп, беренче вәгъдәләрен бозып, үзләрен хөкемгә дучар итәләр.

[13] Шуның өстенә алар, өйдән-өйгә йөреп, эшлексез булырга күнегәләр, эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп гайбәт саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар.

[14] Шуңа күрә мин, яманатын сатар өчен, дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның никахка керүен, балалар тудыруын, йорт-җирне карауларын телим.

[15] Инде кайберәүләр, дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит.

[16] Әгәр ниндидер иман итүче хатынның гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар өчен мәшәкатьләнмәсен һәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын өчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш.

[17] Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар хөрмәт һәм хезмәт хакын алырга лаеклы булып саналсыннар.

[18] Изге язма болай ди бит: «ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куйма» һәм «эшче хезмәт хакына лаек».

[19] Өлкәнгә каршы шикаятьне ике яки өч шаһит булганда гына кабул ит.

[20] Башкаларда да курку тусын өчен, гөнаһ кылучыларны барысы алдында фаш ит.

[21] Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында мин синнән үтенеп сорыйм: алдан ук тискәре карашта тормыйча һәм берьяклылык күрсәтмичә, бу кагыйдәләрне куллан.

[22] Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем өстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гөнаһларына катнашма, үзеңне саф тот.

[23] Бүтән коры су гына эчмә, карының һәм еш авырмас өчен бераз шәраб та эч.

[24] Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде һәм турыдан-туры хөкемгә илтәләр, ә кайберләренең гөнаһлары исә соңрак ачылыр.

[25] Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшереп калу мөмкин булмас.

Паулдан Тимутәйгә беренче хат — Chapters