Skip to content
Opens in a new window

[1] Изге Рух ачык әйтә: ахыр заманда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.

[2] Мондый өйрәтүләр икейөзле ялган сөйләүчеләрдән килер. Аларның вөҗданнары тою сәләтен югалткан.

[3] Бу ялганчылар никахлашуны тыялар һәм кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Ә Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шөкер итеп кабул итсеннәр өчен булдырган.

[4] Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шөкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш,

[5] чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына.

[6] Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың.

[7] Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне кире как, ә үзеңне ихлас күңелдән табынуга күнектер.

[8] Тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә.

[9] Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы.

[10] Моның өчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чөнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы мәңге тере Аллаһыга өмет баглыйбыз.

[11] Боларны башкаларга тапшыр һәм өйрәт.

[12] Синең яшьлегеңә һичкем түбәнсетеп карамасын, сөйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул.

[13] Мин килеп җиткәнче, Изге язманы бердәмлек алдында укы, вәгазь сөйлә һәм өйрәт.

[14] Өлкәннәр өстеңә кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма.

[15] Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла.

[16] Үз-үзеңне һәм өйрәтүләреңне күзәтеп тор һәм тайпылмыйча боларны башкаруыңны дәвам ит. Шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.

Паулдан Тимутәйгә беренче хат — Chapters