Skip to content
Opens in a new window

[1] Әйтелгәннәргә өстәп, шуны сорыйбыз, имандашлар: башка җирләрдә дә Раббының сүзе үзегездә кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен дога кылыгыз.

[2] Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынсак иде, дип дога кылыгыз, бар кешеләр дә иман итмиләр бит.

[3] Ә Хаким Гайсә Ул ышанычлы. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар.

[4] Без кушканнарны хәзер дә, киләчәктә дә башкаруыгызга Хакимгә таянып ышанабыз.

[5] Хаким йөрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.

[6] Имандашлар! Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер бирәбез: бездән кабул итеп алган өйрәтүләр буенча яшәмичә, ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз.

[7] Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без арагызда яшәгәндә ялкауланмадык.

[8] Беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне тырышып эшләдек.

[9] Сорарга хакыбыз булмаган өчен түгел, ә ияреп эшләвегезне теләп, шулай үрнәк күрсәттек.

[10] Яныгызда булганда, сезгә: «Кем эшләргә теләми, шул ашамый» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек.

[11] Кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең эшләренә тыкшынулары турында ишеттек бит.

[12] Андый кешеләргә Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер бирәбез һәм өндибез: ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар.

[13] Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз.

[14] Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз.

[15] Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә имандашыбыз сыйфатында үгетләгез.

[16] Тынычлык чыганагы Хаким Гайсә Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Хаким барыгыз белән дә булсын.

[17] Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе.

[18] Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгыз белән дә булсын!

Паулдан тессалуникәлеләргә икенче хат — Chapters