[1] Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылучы кеше игелекле эш кылырга тели дигән сүзләр хак.
[2] Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле, әдәпле, кунакчыл, өйрәтергә сәләтле булырга,
[3] эчкече, сугыш чукмары, байлыкка комсыз түгел, йомшак күңелле, татулык сөюче булырга,
[4] үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бөтен хөрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш.
[5] Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң?
[6] Тәкәбберләнеп, иблис төшкән хөкемгә төшмәс өчен, әле генә иманга килгән булырга тиеш түгел.
[7] Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.
[8] Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейөзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска,
[9] иманыбызның Аллаһы тарафыннан ачылган серен саф вөҗдан белән саклаучы булырга тиеш.
[10] Аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булып чыксалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр.
[11] Шулай ук хатын-кызлар да яла якмый торган, тотнаклы, һәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.
[12] Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балаларын тәрбияли һәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш.
[13] Үз хезмәтләрен яхшы башкаручылар абруйлы дәрәҗәгә ия була, Мәсих Гайсәгә булган иманнары нигезендә кыюлыклары арта.
[14] Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам.
[15] Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкать терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген монда язганнарымнан белә алырсың.
[16] Иманыбызның сере бөек булуы бәхәссез: Ул кеше тәнендә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, дан белән күккә ашырылды.