Skip to content
Opens in a new window

[1] Иң элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык һәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр һәм шулай ук патшалар, хакимият кешеләре өчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шөкер итегез.

[3] Бу Коткаручыбыз Аллаһы алдында яхшы һәм мәгъкуль.

[4] Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануларын тели.

[5] Аллаһы бер, Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы да бер, Ул – бар кешеләр котылсын өчен, Үз тормышын биргән Кеше – Мәсих Гайсә: кирәкле вакытта Аллаһы бу турыда шаһитлык бирде.

[7] Мин бу хәбәрне игълан итүче һәм рәсүл, яһүди булмаганнарга иман һәм хакыйкать өйрәтүче итеп куелдым. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.

[8] Инде шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар.

[9] Хатын-кызларга исә әдәплелек саклап, тыйнак һәм килешле киенергә кирәк. Алар үзләрен алтын, энҗе, кыйммәтле кием белән һәм чәчләрен үреп түгел,

[10] ә игелекле эшләр белән бизәсеннәр. Үзләрен Аллаһыга багышлаган хатыннар нәкъ шулай эшләргә тиешләр дә.

[11] Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына өйрәнсен.

[12] Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын.

[13] Башта Адәм, аннан соң Һава яратылган бит,

[14] һәм Адәм алданмаган, хатын-кыз, алданып, әмерне бозган.

[15] Әмма әдәплелек белән иман, мәхәббәт һәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп котылачак.

Паулдан Тимутәйгә беренче хат — Chapters