Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:35

[1] Шулай итеп, сѳекле ћәм зарыгып кѳткән имандашларым, минем бәхетем ћәм дан таҗым, Раббы белән берләшүдә нык торыгыз, кадерлеләрем.

[2] Әүдия белән Сүнтүхиянењ икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм.

[3] Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кѳрәштәшем, зинћар ѳчен бу хатыннарга ярдәм ит, чѳнки алар да, Климис ћәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кѳрәштеләр.

[4] Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз!

[5] Сезнењ башкаларга илтифатлы булуыгыз ћәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша.

[6] Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаћы каршында үтенечләрегезне шѳкер итеп белдерегез.

[7] Һәм ћәр акылдан ѳстенрәк булган Аллаћы иминлеге сезнењ йѳрәкләрегезне ћәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак.

[8] Нићаять, туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык ћәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хѳрмәтле, дѳрес, саф, ягымлы, шѳћрәткә лаеклы – шулар турында фикер йѳртегез.

[9] Нәрсәгә ѳйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез ћәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларныњ барын да тырышып башкарыгыз ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр.

[10] Шундый озак вакыт узганнан соњ, минем хакта яњадан кайгырта башлавыгызга, мин Раббыда бик нык сѳенәм. Әлбәттә, сез ћәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мѳмкинлегегез генә булмады.

[11] Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чѳнки мин булганы белән канәгатьләнергә ѳйрәндем.

[12] Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, ћәрвакыт ћәм тѳрле хәлләрдә дә канәгать булырга ѳйрәндем.

[13] Мин кѳч Бирүче аша ћәрнәрсәгә әзер торам.

[14] Шулай да, минем михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез.

[15] Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлаганда, мин Македуниядән киткәч, миња сездән башка ћичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде.

[16] Сез исә ихтыяҗымны канәгатьләндерү ѳчен берничә мәртәбә Тессалуникә шәћәренә дә ярдәм җибәрдегез.

[17] Моны бүләк ѳмет итеп әйтмим, әмма табышныњ сезнењ хисапка ѳстәлгән кебек булуын телим.

[18] Мин бѳтенесен ћәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнењ барын да алдым ћәм тулысынча тәэмин ителдем. Алар – хуш исле, Аллаћыныњ күњеленә ятышлы, Ања яраклы корбан.

[19] Һәм минем Аллаћым сезнењ бар ихтыяҗларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерер.

[20] Атабыз ћәм Аллаћыбызга мәњгелектән мәњгелеккә дан булсын. Амин.

[21] Һәр иман итүчене Гайсә Мәсихтә сәламләгез. Минем белән бергә булган туганнар сезне сәламли.

[22] Сезне барлык имандашлар, бигрәк тә кайсар сараендагылар сәламли.

[23] Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ барыгыз белән дә булсын.

Паулдан Филиппуйлыларга Хат — Chapters