[1] Шулай итеп, әгәр Мәсихтә күњелегезне күтәрәсез икән, әгәр Аныњ мәхәббәте сезгә юаныч бирә икән, әгәр сез Рух аша аралашасыз икән, әгәр сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән,
[2] минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат ћәм бердәм нияттә булыгыз.
[3] Үзегезгә файда эзләп яки масаеп ћичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз ћәм башкаларны үзегезгә караганда ѳстен күрегез.
[4] Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын.
[5] Мѳгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын.
[6] Табигате буенча Аллаћы булып та, Ул Аллаћыга тињ булуын күрсәтергә тырышмады.
[7] Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде.
[8] Ул Үзен түбәнсетте Һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаћыга күндәм булды.
[9] Шуња күрә күктәгеләрнењ, җирдәгеләрнењ ћәм җир астындагыларныњ барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаћыныњ даны ѳчен ћәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаћы Аны барысыннан да югары күтәрде ћәм Ања бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде.
[12] Сѳеклеләрем, сез мине ћәрчак тыњладыгыз. Шулай итеп, мин сезнењ арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнењ янда булмаганда да, үзегезнењ котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку ћәм тирән хѳрмәт белән ахыргача дәвам итегез.
[13] Чѳнки Аллаћы Үзенењ игелекле ихтыяры белән, эш итү ѳчен, сездә теләк ћәм сәләт тудыра.
[14] Һәр эшне зарланмыйча ћәм бәхәсләшмичә эшләгез;
[15] шул чагында гына азгын ћәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф ћәм Аллаћыныњ кимчелексез балалары булып калырсыз.
[16] Мәсих килер кѳндә минем тырышлыгым ћәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алсын ѳчен, бу кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәгез.
[17] Әгәр, корбан буларак Аллаћыга тәкъдим ителгән иманыгызга ћәм хезмәтегезгә ѳстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам ћәм сезнењ барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам.
[18] Сез шулай ук куаныгыз ћәм минем белән бергә шатланыгыз.
[19] Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнењ хәлегезне белеп, минем дә күњелемне күтәрер иде.
[20] Сезнењ хакта аныњ кебек ихлас күњелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк.
[21] Чѳнки барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар.
[22] Үзенењ ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чѳнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте.
[23] Шуња күрә, эшләремнењ ни хәлдә торуын күргәч тә аны сезнењ янга җибәрермен дип ѳметләнәм.
[24] Үземнењ дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар.
[25] Сезнењ тарафтан миња ярдәмгә җибәрелгән илче туганым, хезмәттәшем ћәм кѳрәштәшем Эпафрудитны кире кайтаруны кирәк саныйм.
[26] Чѳнки ул барыгызны да бик сагына ћәм, сезгә аныњ авырганлыгы турында ишетелгәч, бик күњелсезләнде.
[27] Ул чыннан да бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаћы ања гына түгел, бәлки, кайгы ѳстенә кайгы булмасын дип, миња да мәрхәмәт күрсәтте.
[28] Шуња күрә, аны яњадан күреп куанырсыз ћәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк җибәрәм.
[29] Сез барыгыз да Раббыныкы булганга, аны зур шатлык белән сәламләгез ћәм аныњ кебекләргә хѳрмәт күрсәтегез.
[30] Чѳнки хезмәтегезнењ җитешмәгән җирләрен җиткерү ѳчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше ѳчен ул аздан гына үлми калды.