Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:17

[1] Кѳлессәйдә яшәүче изгеләргә ћәм Мәсихкә тугры туганнарга Аллаћыныњ ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан ћәм Тимуте туганнан сәлам. Сезгә Атабыз Аллаћыдан мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.

[3] Сезнењ ѳчен дога кылганда, Аллаћыга, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Атасына, ћәрвакыт рәхмәт укыйбыз,

[4] чѳнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз ћәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек.

[5] Иманыбызныњ ћәм мәхәббәтегезнењ сәбәбе – сезнењ ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнењ хак сүзендә ишеткән идегез.

[6] Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаћы мәрхәмәтенењ чынлыкта ничек булуын ањлаган кѳннән бирле арагызда ничек булса, бѳтен дѳньяда да шулай зур уњыш китерә ћәм тарала.

[7] Сез Аллаћы мәрхәмәте турында безнењ хакка Мәсихкә турылыклы хезмәтче, сѳекле хезмәттәшебез Эпафрастан ѳйрәндегез;

[8] ул безгә Рухтан килгән мәхәббәтегез турында да хәбәр итте.

[9] Шуња күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек ћәм ањ белән Аллаћыныњ ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнењ ѳчен дога кылудан ћәм ялварып сораудан туктамыйбыз.

[10] Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, сез Аллаћыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез ћәм ћәрнәрсәдә Ања яраклы булырсыз, дип дога кылабыз.

[11] Сез чыдам ћәм сабыр булсын ѳчен Аныњ искиткеч бѳек кодрәте сезне ћәртѳрле куәттә ныгытсын.

[12] Сезне яктылык патшалыгында Үз халкы ѳчен саклаган бүләктән ѳлеш алырга яраклы иткән Атага сез сѳенеп рәхмәт әйтегез.

[13] Ул карањгылык хакимлегеннән коткарып, безне Үзенењ сѳекле Улы Патшалыгына алып керде,

[14] ћәм Аныњ Улы аша без йолып алынабыз, димәк, гѳнаћларыбыз кичерелә.

[15] Мәсих – күзгә күренмәс Аллаћыныњ чагылышы, Ул – Беренче Угыл, яратылганнарныњ барысыннан да ѳстенрәк,

[16] чѳнки күктә ћәм җирдә булган, күренгән ћәм күренмәгәннәрнењ ћәммәсе Аныњ аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аныњ аша ћәм Аныњ ѳчен яратылган.

[17] Аллаћы Улы ћәрнәрсәдән элек булган, ћәм Аныњ аркасында бар нәрсә үз урынында тора.

[18] Ул – тәннењ Башы, ә тән – Ања иман итүчеләр бердәмлеге; ћәрнәрсәдә беренче булсын ѳчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан ињ беренче булып торган,

[19] чѳнки Аллаћы бѳтен тулылыкныњ Улында яшәвен мәгъкуль күрде.

[20] Шулай итеп, Аныњ аркылы, Аныњ хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә ћәм күктә булган ћәр нәрсәне Аныњ аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде.

[21] Һәм сезне, фикерегез ћәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаћыга чит ћәм дошман булганнарны,

[22] хәзер Үз алдында изге, кимчелексез ћәм гаепсез итеп күрсәтү ѳчен, Улыныњ тәне аркылы, Аныњ үлеме аша Үзе белән татулаштырды.

[23] Әмма сез, иманыгызда нык ћәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы ћәр җан иясенә игълан ителгән ћәм мин, Паул, аныњ хезмәтчесе булдым.

[24] Хәзер сезнењ ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм ћәм Үзенењ тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнењ газап чигүләренењ җитмәгән кадәрен үземнењ тән газапларым белән тулыландырам.

[25] Мин, Аллаћы кушуы буенча, бердәмлек хезмәтчесе булдым. Ул, сезгә яхшылык эшләү йѳзеннән, миња Үз сүзен бѳтен тулылыгы белән игълан итәргә тапшырды.

[26] Бу сүз – гасырлардан ћәм нәселләрдән бирле яшерен сер, хәзер исә ул Аныњ изгеләренә ачылды.

[27] Халыклар арасында Аллаћы бу сернењ бай ћәм данлы булуын белдерергә теләде. Бу сер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаћы данын уртаклашу ѳчен ѳметегез!

[28] Без ћәр кешегә Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене камил мәсихче итеп Аллаћыга тәкъдим итү ѳчен ања нәсыйхәт бирәбез ћәм бар зирәклеккә ѳйрәтәбез.

[29] Бу максатка ирешү ѳчен, Мәсихнењ миндә куәтле хәрәкәт итүче кѳче белән, үземне кызганмыйча, мин бу авыр хезмәтне башкарам.

Паулдан Көлессәйлеләргә Хат — Chapters