Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:40

[1] Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Раббыныкы булганга күрә куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсә турында язу миња ћич тә мәшәкать тудырмый, ћәм бу сезнењ ѳчен дә саклану чарасы булыр.

[2] «Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дѳрес булмаган сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз!

[3] Чѳнки чын сѳннәтлеләр – без, тән йолаларына ышанучылар түгел, бәлки Аллаћыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар ћәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар.

[4] Хәер, мин андый йолаларга да ышана алам. Әгәр башка берәү тән йолаларына ышанырга уйласа, мин тагын да күбрәк инана алам:

[5] мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яћүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей.

[6] Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миња бәйләнер урын юк иде.

[7] Әмма хәзер исә минем ѳчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм.

[8] Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү ѳстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аныњ ѳчен мин ћәрнәрсәдән баш тарттым ћәм Мәсихкә ия булу хакына ћәм Аныкы булуым ачык күренсен ѳчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаћыдан ћәм иманга нигезләнгән.

[10] Мин Мәсихне ћәм Аныњ үледән терелүе кодрәтен белергә, Аныњ газапларын уртаклашырга, Аныњ үлемендә Ања охшашлы булырга

[11] ћәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә ѳметләнәм.

[12] Мин инде барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма Гайсә Мәсих мине нәрсә ѳчен сайлап алган булса, шуња ирешергә тырышам.

[13] Имандашлар, мин үземне теләгемә ирештем дип санамыйм, бәлки, үткәнемне онытып ћәм алга омтылып,

[14] максатыма ашкынам, Аллаћы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам.

[15] Шулай итеп, безнењ арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йѳртергә тиеш; әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йѳртәсез икән, Аллаћы моны да сезгә ачачак.

[16] Әмма ләкин тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.

[17] Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз ћәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз.

[18] Чѳнки күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сѳйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм.

[19] Аларныњ язмышы – ћәлакәт, аларныњ илаћы – карын, аларныњ даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дѳньяви гамәлләр турында уйлыйлар.

[20] Безнењ Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез.

[21] Ул безнењ гаҗиз тәнебезне үзгәртер ћәм, ћәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алучы кѳче ярдәмендә, Үзенењ данлы тәненә охшашлы итәр.

Паулдан Филиппуйлыларга Хат — Chapters