[1] Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуња күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаћыныњ уњ ягында утыра;
[2] җирдәге нәрсәләр турында түгел, ћәрвакыт күктәгеләр турында уйлагыз.
[3] Чѳнки сез иске тормыш ѳчен үлдегез, ә сезнењ яња тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаћыда яшеренгән.
[4] Сезнењ тормышыгыз – Мәсих, ћәм Ул килгәндә сез дә Аныњ данын уртаклашып, Аныњ белән бергә килерсез.
[5] Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне ћәм потка табынуга тињ булган комсызлыкны үтерегез.
[6] Менә шулар ѳчен Аллаћыныњ ачуы килә.
[7] Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә шул юлларда йѳрдегез.
[8] Ә хәзер сез боларныњ ћәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек ћәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз;
[9] бер-берегезгә ялган сѳйләмәгез, чѳнки сез бѳтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз
[10] ћәм яња кеше булып киендегез. Бу яња кешене Булдыручы Аллаћы, Үзе турында тулы белемгә илтү ѳчен, сезне ћәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яњартып тора.
[11] Шуња күрә яћүд булмаганнар ћәм яћүдләр, сѳннәтле ћәм сѳннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар, коллар ћәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – ћәммәсе ћәм барысында.
[12] Шулай итеп, сез, сѳекле изгеләр, Аныњ сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күњелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз.
[13] Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез ћәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез.
[14] Бу сыйфатларныњ барысына тагын мәхәббәтне ѳстәгез, ул, ћәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә.
[15] Йѳрәкләрегездә Аллаћыныњ иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннењ әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлеккә чакырылдыгыз ћәм рәхмәтле булыгыз.
[16] Мәсих сүзе сездә муллык белән урнашсын; бер-берегезне бѳтен зирәклек белән ѳйрәтегез ћәм нәсыйхәт итегез; мәдхияләр, мактаулы шигырьләр ћәм рухи җырлар җырлап, күњелләрегездән Аллаћыга рәхмәт укыгыз.
[17] Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сѳйләсәгез – барын да Раббы Гайсә Мәсихкә таянып ћәм Аныњ аша Ата Аллаћыга шѳкер итеп эшләгез.
[18] Хатыннар, Раббыга иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз.
[19] Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз ћәм аларга кырыс булмагыз.
[20] Балалар, ћәрнәрсәдә ата-аналарыгызныњ сүзен тыњлагыз, чѳнки бу – Раббыга мәгъкуль.
[21] Аталар, балаларыгыз ѳметсезлеккә бирелмәсен ѳчен, аларны ярсытмагыз.
[22] Коллар, дѳньядагы хуҗаларыгызга ћәрнәрсәдә буйсыныгыз, кешеләргә ярарга тырышучылар кебек булмагыз, хезмәт итүегез күз буяу ѳчен булмасын, бәлки, тирән хѳрмәт белән, Аллаћыдан куркып, саф күњелдән эшләгез.
[23] Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, ћәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күњелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез.
[25] Ә хаксызлык кылучы үзенењ кылган хаксызлыгын кайтарып алачак; Аллаћы каршында барысы да тигез.