[1] Сезнењ хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр хакына ћәм мине күрмәгән барлык кешеләр хакына минем нинди тырышлык куюымны белүегезне телим;
[2] мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күњелләре күтәрелсен ћәм тѳшенү алып килә торган ышануныњ тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаћыныњ серен – Мәсихне белерләр.
[3] Ањарда зирәклекнењ ћәм белемнењ бѳтен хәзинәләре яшеренгән.
[4] Мин моны, ялагай сүзләр белән сезне ћичкем алдамасын ѳчен сѳйлим,
[5] чѳнки тәнем белән сезнењ янда булмасам да, рухым белән – яныгызда ћәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызныњ ныклыгын күреп куанам.
[6] Мәсих Гайсәне Раббы итеп кабул иткәнсез икән, Аныњ белән берлектә яшәгез.
[7] Ањарда тамыр җәегез ћәм тѳпләнегез, үзегезгә ѳйрәтелгән иман буенча ныгыгыз ћәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз.
[8] Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дѳньяныњ идарә итүче кѳчләренә нигезләнеп, буш ћәм алдавыч фәлсәфә белән сезне ћичкем кол итмәсен,
[9] чѳнки Аллаћы бѳтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши.
[10] Мәсих – ћәммә башлык ћәм хакимлек ѳстеннән Баш, сезгә Аныњ аркылы тулы тормыш бирелгән.
[11] Сез Ањарда, кеше кулы белән башкарылган сѳннәт белән түгел, бәлки гѳнаћлы табигать хакимлегеннән азат ителү белән, димәк, Мәсих сѳннәте белән сѳннәтләндегез дә.
[12] Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аныњ белән бергә күмелдегез ћәм, Аны үледән терелткән Аллаћыныњ кодрәтенә ышану аркасында, Аныњ белән бергә терелдегез дә.
[13] Сез гѳнаћларыгыз аркасында ћәм яћүд булмаган ѳчен үлек булганда, Аллаћы сезне Аныњ белән бергә терелтте ћәм барлык гѳнаћларыбызны кичерде.
[14] Ул, безгә каршы булган, Муса канунын тотмаганлыктан, безне гаепләгән бурычларыбыз исемлеген кагыйдәләре белән юкка чыгарды ћәм, хачка кадаклап, аны бѳтенләй алып ташлады;
[15] ѳстен кѳчләр ћәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте ћәм Мәсих аркасында җињүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте.
[16] Шулай итеп, ризык ћәм эчемлек ѳчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яња ай яисә шимбә кѳннәренә кагылышлы сораулар ѳчен сезне ћичкем хѳкем итмәсен.
[17] Болар – киләчәкнењ күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә.
[18] Ясалма тыйнаклыктан ћәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы ћичкем сезне савап алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылыныњ буш уйлары аны масаючан итә.
[19] Ул Мәсихне, димәк, тәннењ Башын тотмый. Ә бѳтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары ћәм сењерләре белән үзара беркетелеп ћәм ныгытылып, Аллаћы кушуы буенча үсә бит.
[20] Сез Мәсих белән бергә үлдегез ћәм бу дѳньяныњ хакимлек итүче кѳчләреннән котылдыгыз. Ни ѳчен соњ үзегезне, бу дѳньяда яшәүчеләр кебек:
[21] «кагылма», «татыма», «тимә» кебек карарларга буйсындырасыз?
[22] Болар бары тик кеше уйлап чыгырган кагыйдәләргә ћәм тәгълиматларына гына кагыла ћәм аларныњ барысы да кулланганнан соњ юкка чыгачак.
[23] Боларныњ фәкать тышкы яктан, үзләре сайлаган табынуда, ясалма тыйнаклыкта ћәм тәнгә карата катгый чаралар куллануда гына зирәклеге бар, әмма җенси нәфесне тыюда аларныњ бернинди файдасы юк.