[1] Тереләрне ћәм үлеләрне хѳкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуња күрә Аллаћы ћәм Мәсих Гайсә алдында сиња җитди рәвештә кушам:
[2] Аллаћы сүзен игълан ит, моны уњайлы ћәм уњайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, тѳзәт, шелтәлә, ѳйрәткәндә ћәрвакыт сабырлык белән үгетлә.
[3] Чѳнки шундый вакыт килер, дѳрес тәгълиматны тыњларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп ѳйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар,
[4] ћәм, хакыйкатьне тыњламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар.
[5] Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түз, Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтењне башкарып чык.
[6] Чѳнки миња бу дѳньядан китәр вакыт җитте. Минем тормышым корбан китерү урынына салынган корбан кебек.
[7] Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йѳгердем, иманны саклап калдым.
[8] Хәзер мине җињүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миња аны соњгы кѳндә бирәчәк. Һәм миња гына түгел, бәлки Аныњ килүен сагынып кѳтүчеләрнењ барсына да бирәчәк.
[9] Тиздән минем янга килергә тырыш,
[10] чѳнки бу дѳньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәћәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия ѳлкәләренә киттеләр.
[11] Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзењ белән алып кил, чѳнки хезмәтемдә ул миња ярдәм итә ала.
[12] Тухикны исә мин Эфес шәћәренә җибәрдем.
[13] Килгәндә Троас шәћәрендә Карпларда калдырган җиләнемне ћәм минем язма тѳргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил.
[14] Тимерче Искәндәр миња күп явызлыклар эшләде. Раббы ања эшләренә карап түләр.
[15] Син үзењ дә аннан саклан, чѳнки ул безнењ сүзләргә бик нык каршы килде.
[16] Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын!
[17] Раббы исә минем янда булды ћәм, Аллаћыныњ хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен ћәм бар халыкларга ишетелсен ѳчен кѳч бирде ћәм мин арыслан авызыннан коткарылдым.
[18] Раббы мине ћәрбер явыз эшләрдән йолып алыр ћәм, коткарып, Үзенењ Күктәге Патшалыгына алып китәр. Ања мәњгедән мәњгегә дан. Амин.
[19] Прискиллә белән Әкүл ћәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә.
[20] Эрасты Кѳринт шәћәрендә калды. Трофимны исә Милит шәћәрендә авыру килеш калдырдым.
[21] Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш. Сине Әүбүл ћәм Пудис, Лин белән Кләүдия ћәм барлык имандашлар сәламли.
[22] Раббы синењ рухыњ белән. Мәрхәмәт сезнењ белән.