[1] Улым, син Мәсих Гайсәнењ мәрхәмәте белән нык тор
[2] ћәм күп шаћитләр алдында, миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да ѳйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр.
[3] Мәсих Гайсәнењ яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик.
[4] Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен кѳндәлек эшләр белән бәйләми.
[5] Шул рәвешчә, әгәр кемдер йѳгерү ярышында катнашып, кагыйдәләр буенча йѳгерми икән, ул җињүчегә дигән бүләккә лаек була алмас.
[6] Авыр хезмәт башкаручы игенче, җыеп алынган уњыштан үз ѳлешен беренче алырга тиеш.
[7] Мин әйткәннәр турында уйла ћәм Раббы сиња бар нәрсәне дә ањларга ярдәм итәр.
[8] Гайсә Мәсихне исењдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә.
[9] Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газапларга түзәм, әмма Аллаћы сүзе богауларда түгел.
[10] Шуња күрә, Аллаћы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны ћәм шуныњ белән бергә мәњгелек дан алсын ѳчен, мин барына да түзәм.
[11] Түбәндәге сүзләр хак: Аныњ белән үлгәнбез икән, Аныњ белән бергә яшәрбез дә.
[12] Әгәр түзәбез икән, Аныњ белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр.
[13] Без тугры булмасак та, Ул ћәрчак тугры булып кала, чѳнки Ул Үз-Үзенә каршы килә алмый.
[14] Боларны бѳтен кешеләрнењ исләренә тѳшер ћәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр ѳчен, Аллаћы каршында аларны ныгытып кисәт. Моныњ бернинди дә файдасы юк, ә тыњлаучыларны ћәлакәткә илтә.
[15] Хакыйкать сүзенә дѳрес ѳйрәтүче ћәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаћыныњ хуплавына ирешү ѳчен, мѳмкин булганнарныњ барысын да эшлә.
[16] Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чѳнки алар кешеләрне Аллаћыдан тагын да ныграк читләштерә.
[17] Андый сүзләр – таралучы яман шеш кебек; Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында.
[18] Безнењ ѳчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылдылар ћәм кайберәүләрнењ иманнарын какшаттылар.
[19] Әмма Аллаћы корган нигез нык тора, ањарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», ћәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен».
[20] Зур йортта алтын ћәм кѳмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач ћәм балчык савытлар да бар, ћәм аларныњ кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта.
[21] Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул – үзен Аллаћыга багышлаган, Йорт Хуҗасына яраклы, ћәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт булыр.
[22] Яшьлекнењ әдәпсез теләкләреннән кач. Һәм Раббыны чын йѳрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл.
[23] Акылсыз ћәм томана бәхәсләргә катышма, аларныњ ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсењ.
[24] Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма ћәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп ѳйрәтүче ћәм сабыр булырга,
[25] ѳйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаћы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер,
[26] бәлки алар акылга утырырлар ћәм иблис үзенењ ихтыярын үтәсеннәр ѳчен эләктергән тозактан котылып калырлар.