Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:54

[1] Аллаћы колы ћәм Гайсә Мәсихнењ рәсүле Паулдан сәлам. Аллаћы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга ћәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү ѳчен җибәрелдем мин.

[2] Безгә бу иман ћәм хакыйкатьне танып белү – Аллаћы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәњгелек тормышка ѳмет бирә, ә Ул беркайчан да ялганламый.

[3] Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаћы боерыгы буенча миња ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенењ бу хәбәрен игълан итте.

[4] Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын улым Титуска Ата Аллаћы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.

[5] Тѳгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү ћәм барлык шәћәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренењ ѳлкәннәрен билгеләү ѳчен, мин сине Критта калдырдым.

[6] Өлкән бер гаепсез, бер генә хатынныњ ире булырга тиеш. Аныњ балалары шулай ук иман итүчеләр, акылсызлыкта яки буйсынмаучанлыкта гаепләнмәүчеләр булырга тиеш.

[7] Чѳнки бердәмлектәге җитәкче, Аллаћы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел,

[8] бәлки кунакчыл, яхшылык сѳючән, тѳпле, гадел, изге, үз-үзен тота белүче булырга тиеш.

[9] Башкаларны дѳрес тәгълиматта нәсыйхәтләү ћәм ања каршы кешеләрне фаш та итә алу ѳчен, шул тәгълиматка туры килгән тугры сүзне тотарга тиеш.

[10] Чѳнки буйсынмаучан, такылдык ћәм ялганчылар бигрәк тә мәсихче-яћүдләр арасында күп.

[11] Аларны авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк, чѳнки алар хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны ѳйрәтеп, бер бѳтен гаиләләрне җимерәләр.

[12] Алар арасыннан берәү, бер акыл иясе: «Критлылар – ћәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау ћәм гуҗлар», – дигән.

[13] Бу шаћитлек хак. Шуња күрә алар хак иманны тотсыннар ћәм яћүдләрнењ риваятьләренә ћәм хакыйкатьне кире кагучыларныњ кагыйдәләренә таянмасыннар ѳчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә.

[15] Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык ћәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларныњ акыллары ћәм вѳҗданнары бозык.

[16] Алар, Аллаћыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыњлаусыз ћәм ћәрбер игелекле эш ѳчен файдасыз.

Паулдан Титуска Хат — Chapters