Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:46

[1] Белеп тор, соњгы кѳннәрдә авыр вакытлар булачак.

[2] Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, ћавалы ћәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр.

[3] Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар ћәм яхшылыкны дошман күрерләр;

[4] алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр ћәм, Аллаћыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар.

[5] Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуныњ кѳчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор.

[6] Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр ћәм гѳнаћка баткан вә тѳрле азгын теләкләрнењ кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларныњ күњелләрен биләп алалар.

[7] Бу хатыннар исә ћәрвакыт ѳйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне ањлауга ирешә алмыйлар.

[8] Янис ћәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы ћәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр.

[9] Әмма ерак китә алмаслар, чѳнки тегеләрнењ акылсызлыгы мәгълүм булган күк, аларныкы да ћәммәсенә ачык күренер.

[10] Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдењ. Мине ничек эзәрлекләүләрен ћәм ничек газап чигүләремне беләсењ. Антиухея, Икүниун ћәм Лустра шәћәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсењ. Мине барыннан да Раббы коткарды!

[12] Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнењ барысы да эзәрлекләнер.

[13] Әмма мәкерле кешеләр ћәм алдакчылар исә, адаштырып ћәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр.

[14] Син исә нәрсәгә ѳйрәндењ ћәм нәрсәгә инандыњ, шуларны дәвам ит, чѳнки кемнән ѳйрәнгәнењне беләсењ.

[15] Шуныњ ѳстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсењ. Алар сиња, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала.

[16] Аллаћы кешесе сәләтле ћәм барлык яхшы эшкә әзер булсын ѳчен, бѳтен Язма Аллаћы тарафыннан рухландырылган ћәм ѳйрәтү, шелтәләү, тѳзәтү ћәм Аллаћыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү ѳчен файдалы.

Паулдан Тимутегә Икенче Хат — Chapters