Skip to content
Opens in a new window

[1] Амиттай углы Юныска Раббы шушы сүзләрне ирештерде:

[2] – Ниневәгә юл ал, шул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт! Чөнки Миңа андагы явызлыклар турында хәбәр килеп иреште.

[3] Әмма Юныс, Раббыдан качмакчы булып, капма-каршы якка китеп барды. Яфу шәһәренә килеп төшкәч, Таршишка баручы бер корабка юлыкты. Юл бәһасен түләп корабка утырды да, Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тотты.

[4] Ләкин Раббы диңгез өстендә шундый көчле җил кузгатты ки, коточкыч давыл кубып, кораб җимерелер хәлгә килде.

[5] Диңгезчеләрнең котлары алынып, һәммәсе үз илаһына ялварды. Корабны җиңеләйтү өчен, алар йөкне диңгезгә ыргытырга тотындылар. Юныс исә кораб төбенә төшеп ятты да тирән йокыга талды.

[6] Кораб башлыгы, Юныс янына төшеп: – Нишләп йоклап ятасың? Тор! Илаһыңа ялвар! Бәлки, хәлебезгә керер дә, һәлак булмабыз, – диде.

[7] Диңгезчеләр: – Әйдәгез, жирәбә салып белик: бу бәлагә кем аркасында тарыдык икән? – диешә башладылар. Жирәбә салдылар, һәм ул Юныска чыкты.

[8] Шуннан соң Юныска: – Сөйләп бир: бу бәла кем аркасында башыбызга төште? – диделәр. – Шөгылең нинди? Кайдан киләсең? Ватаның кайда? Кайсы халыктан буласың?

[9] – Мин гыйбриләрдән, – дип җавап бирде Юныс. – Диңгезне һәм җирне яраткан Күк Алласына, Раббыга табынамын.

[10] Диңгезчеләргә ул Раббыдан качуын да әйтте. Диңгезчеләр бик нык куркуга төштеләр һәм Юныстан: – Ни өчен шулай эшләдең? – дип сорадылар.

[11] Диңгез тагы да катырак ярсыганга күрә, Юныстан алар: – Диңгез тынсын өчен, сине нәрсә эшләтик? – дип сорадылар.

[12] Юныс: – Тотыгыз да диңгезгә атыгыз мине, – дип җавап бирде. – Шулвакыт диңгез тынар. Мин беләмен: бу коточкыч давылга сез минем аркада эләктегез.

[13] Диңгезчеләр, аның сүзләренә карамыйча, коры җиргә җитү өчен, ишкәкләре белән катырак ишәргә керештеләр, әмма файдасы тимәде, чөнки диңгез ярсый-ярсый дулавын дәвам итте.

[14] Раббыга мөрәҗәгать итеп: – Йа Раббы, ялварып сорыйбыз, – диде алар. – Шушы адәмнең җаны өчен һәлак булмасак иде. Безне гаепсез адәмнең үлеме өчен гөнаһлы итмә. Син, Раббы, инде теләгәнеңне эшләдең!

[15] Шулай дип, алар Юнысны диңгезгә тотып аттылар – ярсыган диңгез шундук тынычланды.

[16] Бу хәлдән соң диңгезчеләр, Раббыдан куркып, Аңа корбан китерделәр һәм нәзерләрен әйттеләр.

Юныс пәйгамбәр — Chapters