Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Юныска икенче мәртәбә сүзен ирештерде:

[2] – Ниневәгә юл ал! Шул бөек шәһәргә барып, Мин кушканча, халкын кисәт!

[3] Юныс, Раббының сүзен үтәп, Ниневәгә китте. Ниневә шундый бөек бер шәһәр иде ки, аны карап чыгу өчен өч көн вакыт кирәк иде.

[4] Беренче көнне Юныс, шәһәр буйлап йөреп, халыкны үгетләде: – Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк! – диде.

[5] Ниневәлеләр Аллаһы сүзенә ышандылар һәм олысыннан кечесенә кадәр уразага керделәр, тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, тупас тукымага төренделәр.

[6] Ниневә патшасына бу хәбәр килеп ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, өстеннән патша киемнәрен салды да, тупас тукымага төренеп, көл өстенә утырды.

[7] Шуннан соң патша Ниневәдә түбәндәге фәрманны игълан итте: «Патша һәм аның түрәләренең боерыгы нигезендә кешеләргә дә, хайваннарга да – сыермы ул, сарыкмы – ашарга-эчәргә рөхсәт ителми!

[8] Бөтен кеше һәм хайван тупас тукыма ябынсын. Һәркайсы чын күңелдән Аллаһыга ялварсын, явызлык һәм җәбер кылудан ваз кичсен.

[9] Кем белә, бәлки әле, Аллаһы, күңеле йомшарып, уеннан кайтыр, ачуланудан туктар һәм безне һәлак итмәс».

[10] Аллаһы, аларның гамәлләрен – явызлык кылудан туктауларын күргәч, халыкны кызганды һәм алар өстенә җибәрергә вәгъдә иткән бәла-казасын җибәрми калды.

Юныс пәйгамбәр — Chapters