Skip to content
Opens in a new window

[1] Моны күреп, Юныс бик гарьләнде, аның ачуы чыкты.

[2] Раббыга ул шундый дога кылды: – И-и Раббы, шушылай буласын өйдә чакта ук әйтмәдеммени?! Шуңа күрә Таршишка качмакчы булдым да инде, чөнки белә идем: Син кызганучан вә рәхимле, түзем-сабыр вә үтә мәрхәмәтле, бәла-каза җибәрергә дигән уеңнан кире кайтучан Алласың.

[3] И-и Раббы, инде хәзер җанымны ал, чөнки минем өчен үлем яшәүдән яхшырактыр.

[4] Раббы әйтте: – Синең шулай ачуланырга ни хакың бар?!

[5] Юныс шәһәрдән чыкты да, көнчыгышка таба юл алып, бер урынга килеп утырды. Шунда ул үзенә куыш ясады һәм, күләгәгә утырып, шәһәр белән ниләр буласын көтә башлады.

[6] Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде.

[7] Әмма икенче көнне таң атканда Аллаһы бер кортны җибәрде, һәм шул корт үсемлекне кимереп корытты.

[8] Кояш чыккач, Аллаһы көйдергеч көнчыгыш җиле истерде. Юнысның башын кояш шундый кыздырды ки, эссе сугудан ул һуштан язар хәлгә җитте. – Болай яшәгәнче, үлүең яхшырак, – диде ул, үзенә үлем теләп.

[9] Ләкин Аллаһы Юныска әйтте: – Үсемлек корганга, шулай ачуың чыктымы? – Әйе, – диде Юныс, – бик каты ачуым чыкты. Шуңа күрә үләргә телим дә.

[10] Шунда Раббы Юныска әйтте: – Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте, икенче төндә юкка да чыкты.

[11] Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши.

Юныс пәйгамбәр — Chapters