[1] Шуннан соң Раббы бер зур балыкка Юнысны йотарга кушты. Юныс өч көн вә өч төн шул балыкның карынында булды.
[2] Юныс балыкның карыныннан Раббы Алласына шундый дога кылды:
[3] «Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым, һәм Ул миңа җавап бирде; үлеләр аймагының төпкеленнән мин ярдәм сорадым, һәм Син тавышымны ишеттең.
[4] Син мине тирәнгә, диңгез төбенә төшердең, ташкын суларың мине чолгап алды; өркәч-өркәч суларың һәм дулкыннарың бөтенесе минем өстән узды.
[5] „Хозурыңнан сөрелдем, тик шулай да Синең изге йортыңны яңадан күрермен!“ – дидем.
[6] Сулар мине тәмам чорнап алды, төпсез упкын кочагына эләктем, башыма диңгез үләннәре уралды.
[7] Тауларның нигезенә кадәр иңдем, җир карынында мәңгелеккә бикләндем, әмма Син, Раббы Аллам, мине үлем упкыныннан чыгардың!
[8] Җаным хәлдән таеп, мин Раббыны искә төшердем, һәм Минем догам Сиңа, Синең изге йортыңа барып иреште.
[9] Яраксыз потларга табынучылар үзләренә кылынасы мәрхәмәттән баш тартты,
[10] ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен, әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу – Раббыдандыр!»
[11] Шуннан Раббы балыкка Юнысны коры җиргә косып чыгарырга кушты.