[1] Байлар, сез тыңлагыз! Сезгә якынлаша торган бәхетсезлекләрдән ыңгырашып елагыз.
[2] Сезнең байлыгыгыз череп беткән, киемнәрегезне көя ашап бетергән.
[3] Алтын-көмешләрегез тутыккан! Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны шушы соңгы көннәрдә тупладыгыз.
[4] Кырларыгызда сезнең өчен уңыш җыйганнарны алдап, хезмәт хакын түләмәдегез. Тыңлагыз: хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларның ачы тавышлары Күкләр Хуҗасы Раббының колакларына барып ишетелде.
[5] Җирдә сез байлыкта һәм ләззәттә яшәдегез. Сез үзегезне сугым көнендә симерттегез.
[6] Гаепсезне хөкем итеп үтердегез; ул сезгә каршы килми.
[7] Имандашлар, Хакимебез Гайсә килгәнче сабыр булыгыз. Игенче дә, көзге һәм язгы яңгырлар яуганчы, үз җиреннән сабырлык белән кыйммәтле уңыш көтә.
[8] Сез дә сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хакимебез киләчәк көн якын.
[9] Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, югыйсә хөкем ителерсез. Хөкемче инде ишек янында тора.
[10] Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануыннан һәм түземлегеннән үрнәк алыгыз.
[11] Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит.
[12] Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, йә башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә эләкмәс өчен, сезнең «Әйе» дигәнегез «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.
[13] Сезнең берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Бәхетлеләрегез мактау җырлары җырласын.
[14] Авыру булганнарыгыз иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар.
[15] Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр гөнаһлар кылган булса, ул кичерелер.
[16] Шулай итеп, савыгу өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия.
[17] Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм ул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган.
[18] Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир уңыш китергән.
[19] Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,
[20] ул вакытта белегез: гөнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.