[1] Имандашларым минем, иң бөек Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз.
[2] Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди.
[3] Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтәсез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисез.
[4] Шуның белән үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм начар фикерләргә таянучы хөкемчегә охшап каласыз түгелме?
[5] Тыңлагыз, газиз имандашларым! Үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның варислары һәм бай иманлы булсыннар дип, Аллаһы бу дөньяның ярлыларын сайлап алмадымыни?!
[6] Сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез. Сезне җәберләүчеләр һәм мәхкәмә алдына сөйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?!
[7] Сез йөртә торган исемне – Мәсихнең яхшы исемен яманлаучылар шулар түгелмени?!
[8] Әгәр сез Изге язмада әйтелгән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән Аллаһы Патшалыгы канунын үтисез икән, дөрес эшлисез.
[9] Ләкин әгәр һәркемгә дә тигез карамасагыз, гөнаһ кыласыз һәм Канун сезне җинаятьчеләр итеп күрсәтә.
[10] Кем дә кем Канунны тулысынча үти, әмма аның бер генә таләбен бозса да, бөтен Канунны бозуда гаепле.
[11] Чөнки «Зина кылма» дип әйткән Аллаһы шулай ук «Үтермә» дип тә әйткән. Һәм шуңа күрә дә, әгәр зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син Канунны бозучы буласың.
[12] Иреклелек кануны буенча хөкем ителәсе кешеләр буларак сөйләгез һәм гамәл кылыгыз.
[13] Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!
[14] Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы?
[15] Әгәр имандаш ир-ат йә хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез:
[16] «Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда?
[17] Иман да шулай. Гамәлсез иман үзе үк үле була.
[18] Ләкин кемдер: «Синең – иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен!
[19] Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора.
[20] Әй, син, төпсез кеше! Иманның гамәлдән башка файдасыз булуына дәлилләр телисеңме?
[21] Әллә атабыз Ибраһим, үз углы Исхакны мәзбәхкә корбан рәвешендә алып килеп, эш-гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан акланмаганмы?
[22] Күрәсең ки, аның иманы кылган гамәлләре белән бергә үрелеп барган һәм шул гамәлләре аркылы иманы камилләшкән.
[23] Изге язмадагы: «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән тәкъва булып саналды» дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаһы дусты» дип аталды.
[24] Күрәсез, кеше иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан аклана.
[25] Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, фахишә Рәхәб тә кылган гамәленә карап, Аллаһы тарафыннан акланган.
[26] Шулай итеп, рухсыз тән үле булгандай, иман да кылынган гамәлдән башка үледер.