[1] Дөнья буйлап таралган унике ыругка Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам!
[2] Имандашларым, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип кабул итегез.
[3] Иманыгыз сыналу түземлек тудыруын сез беләсез бит.
[4] Сезнең һичнинди кимчелекләрсез камил һәм бер бөтен булуыгыз өчен, түземлек үз эшен башкарып чыксын.
[5] Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә.
[6] Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.
[7] Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын.
[8] Мондый кеше икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан була бит.
[9] Мохтаҗ имандаш үзенең югары дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурлансын.
[10] Бай исә үзенең түбән дәрәҗәгә төшерелүе белән горурлансын, чөнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак.
[11] Кояш чыгып, көйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренең эшләрен эшләгәндә сулачак.
[12] Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алыр.
[13] Коткыга төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми.
[14] Һәркемне үзенең үк хайвани теләкләре вәсвәсәгә сала, алар аны кызыктырып алып кереп китә һәм тозакка эләктерә.
[15] Шуннан соң хайвани теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ ныгыгач – үлемне.
[16] Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, газиз имандашларым.
[17] Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күк яктылыклары Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый.
[18] Бар иткәннәре арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул безне хакыйкать сүзе аша Үз ихтыяры белән тудырды.
[19] Газиз имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш,
[20] чөнки кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми.
[21] Шулай итеп, бөтен әхлакый шакшылыктан һәм башка төрле яманлыктан ваз кичегез. Йөрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаһы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз җаннарыгызны коткара ала.
[22] Сүзне тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез.
[23] Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үз йөзен көзгедән караучыга охшап кала:
[24] үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта.
[25] Әмма кем дә кем Аллаһының камил иреклелек Канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча башкара икән, ул үз эшләрендә бәхетле булыр.
[26] Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның Аллаһыга табынулары бернигә тормый.
[27] Аллаһы Ата Үз каршында саф, эчкерсез санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау.