Skip to content
Opens in a new window

[1] Арагыздагы низаг һәм талашлар кайдан килә? Сездә көрәшеп яши торган көчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар?

[2] Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, моның өчен хәтта үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз һәм көрәшәсез. Аллаһыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз.

[3] Сорасагыз да ала алмассыз, чөнки сораганнарыгызны үз хозурлыкларыгызга кулланырга теләп, яман ният белән сорыйсыз бит.

[4] Аллаһыга тугры булмаганнар, сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә?! Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була.

[5] Яки сез Изге язмада: «Аллаһы безгә салган рухны, көнләп, бик нык ашкынып тели…» дигән сүзләр юкка гына әйтелгән, дип уйлыйсызмы?

[6] Ләкин Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Менә шуңа күрә Изге язмада: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән.

[7] Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар.

[8] Аллаһыга якынлашыгыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз! Әй икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез!

[9] Хәсрәтләнегез, ачыныгыз һәм ыңгырашыгыз! Көлүегез – кайгыга, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен.

[10] Раббы алдында үзегезне буйсынучан тотыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер.

[11] Имандашларым, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хөкем итүче Канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә Канунны хөкем итсәң, син – Канунны үтәүче түгел, ә аны хөкем итүче.

[12] Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә. Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хөкем итәргә кем соң син?

[13] «Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торырбыз, сату итеп, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз.

[14] Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә аннары юкка чыгучы томан кебек.

[15] Аның урынына сез: «Әгәр Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш.

[16] Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез һәм масаясыз гына. Һәр масаючанлык – явызлык!

[17] Шулай итеп, кем дә кем кайсы яхшы эшне эшләргә тиешлекне белеп тә, алай эшләмәсә, гөнаһ кылган була.

Ягъкубтан хат — Chapters