[1] Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: без укытучы буларак, башкаларга караганда ныграк хөкем ителербез.
[2] Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүз белән гөнаһ кылмый торган кеше камил, ул үзенең бөтен тәнен тыя белә.
[3] Тыңласыннар өчен, без атларның авызына авызлык кидерәбез һәм, шулай итеп, аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз.
[4] Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да һәм көчле җилләр белән куып йөртелсәләр дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр.
[5] Тел дә шулай ук, гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, бөек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мөмкин.
[6] Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы. Ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
[7] Һәртөрле хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр һәм диңгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала һәм буйсындырды да.
[8] Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы.
[9] Телебез белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп яратылган кешеләрне каргыйбыз.
[10] Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел.
[11] Бер чишмәдән төче һәм тозлы су ага аламы әллә?!
[12] Имандашларым, инҗир агачы – зәйтүн, ә йөзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.
[13] Арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен.
[14] Ләкин йөрәкләрегездә ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, хакыйкатькә каршы ялганламагыз.
[15] Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә.
[16] Чөнки көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату бар урында тәртипсезлек тә, һәртөрле явыз эшләр дә була.
[17] Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тынычлык сөючән, йомшак күңелле, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсездер.
[18] Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә.