Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:39

[1] Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга ћәм аларны тыњларга, ћәртѳрле яхшы эшләргә ћәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнењ исләренә тѳшер.

[2] Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәлки бар кешеләргә карата ћәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч ћәм игътибарлы булырга ѳйрәт.

[3] Чѳнки кайчандыр без дә тинтәк, тыњлаусыз, алданган, тѳрле нәфес ћәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта ћәм кѳнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, ћәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек.

[4] Әмма Коткаручыбыз Аллаћы Үзенењ игелеклелеген ћәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәткәндә,

[5] безне кылган тәкъва эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенењ шәфкате буенча, Изге Рух белән яњадан тудыру вә яњарту аркылы, Үзенењ юып чистарту гамәле аша коткарды.

[6] Без Аныњ мәрхәмәте аркылы акланып, үзебез ѳмет иткән мәњгелек тормышка ия булу ѳчен, Ул бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды.

[8] Бу сүзләр хак. Синењ бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүењне телим, Аллаћыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт ћәм кешеләргә файдалы.

[9] Ә тинтәк бәхәс, шәҗәрәләр ћәм канун турындагы ызгыш-талаш ћәм кычкырышулардан читләш, чѳнки алар файдасыз ћәм мәгънәсез.

[10] Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соњ, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшењ булмасын!

[11] Син беләсењ, андый кеше бозык ћәм ул гѳнаћ кыла, шуныњ белән үз-үзен хѳкемгә дучар итте.

[12] Мин синењ янга Әртимәс яки Тухикны җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзењ минем янга Никәполискә килү ѳчен бѳтен кѳчењне куй, чѳнки мин кышны анда чыгарга уйлыйм.

[13] Канунчы Зинәс ћәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә.

[14] Безнењ иман итүчеләр, башкаларныњ ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын ѳчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга ѳйрәнсеннәр. Аларныњ тормышлары файдасыз булмасын.

[15] Минем белән булганнарныњ барысы да сине сәламли. Безне яратучы иман итүчеләрнењ барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнењ барыгыз белән дә булсын. 1

Паулдан Титуска Хат — Chapters