Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:17

[1] Әмма син аек тәгълиматка туры килгәннәрне ѳйрәт.

[2] Өлкән яшьтәге ир-атларга әйт: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, тѳпле булырга ћәм иман, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш.

[3] Шулай ук ѳлкән яшьтәге хатын-кызларга да әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сѳйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә ћәм башкаларны яхшылыкка ѳйрәтергә тиеш.

[4] Аллаћы сүзенә карата хурлык килмәсен ѳчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен ћәм балаларын яратырга,

[5] тѳпле, саф, яхшы хуҗабикә булырга ћәм ирләренә күндәм булырга ѳйрәтергә тиеш.

[6] Шул рәвешчә, яшь ир-атларга да тѳпле булырга нәсыйхәт бир.

[7] Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Өйрәтүләрењдә намуслы ћәм җитди бул;

[8] каршы торучылар безнењ турыда ћичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын ѳчен, сѳйләмењ тәнкыйть итә алмаслык дәрәҗәдә дѳрес булсын.

[9] Колларга нәсыйхәт бир: алар бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, бәхәсләшмәсеннәр,

[10] урлашмасыннар, бәлки үзләренењ ћәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Коткаручыбыз Аллаћыныњ тәгълиматы кешеләрнењ игътибарын бар нәрсәдә үзенә җәлеп итә торган булсын ѳчен, аларга боларны эшләү кирәк.

[11] Чѳнки Аллаћыныњ ћәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде.

[12] Бу мәрхәмәт, алласызлыкны ћәм дѳньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дѳньяда тѳпле, гадел ћәм Аллаћыны хѳрмәт итеп яшәргә ѳйрәтә.

[13] Шул ук вакытта бѳек Аллаћы ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ шѳћрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар.

[14] Мәсих безне ћәртѳрле гѳнаћтан йолып алу ѳчен ћәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте.

[15] Моныњ барысын ћәртѳрле хакимлек белән сѳйлә, нәсыйхәт ит ћәм фаш ит. Сиња беркем дә түбәнсетеп карамасын.

Паулдан Титуска Хат — Chapters