[1] Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ килүе ћәм Аныњ янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандаш туганнар, сездән үтенеп сорыйбыз:
[2] ашыгыч фикер йѳртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббыныњ кѳне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын.
[3] Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чѳнки зур чуалыш булмыйча ћәм ћәлакәткә хѳкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббыныњ килү кѳне җитмәячәк.
[4] Ул кеше алла дип аталган ћәм кешеләр табына торган ћәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаћы Йортына кереп утырачак ћәм үзен Аллаћы дип игълан итәчәк.
[5] Мин сезнењ яныгызда булганда шул турыда сѳйләгәнемне хәтерләмисезме әллә?
[6] Канунсызлык кешесе билгеләнгән вакытта ачылсын ѳчен, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез.
[7] Канунсызлыкныњ яшерен кѳче инде хәрәкәттә, ләкин тоткарлаучы үзе алынганчы тоткарлавын дәвам иттерәчәк.
[8] Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны Үзенењ тыны белән үтерәчәк, килүенењ балкышы аны юк итәчәк.
[9] Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кѳч, ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп килер.
[10] Һәртѳрле явыз ялганнарны ћәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар ћәлакәткә баралар, чѳнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар.
[11] Шуња күрә, Аллаћы аларга зур ялгышу җибәрер, ћәм алар ялганга ышанырлар.
[12] Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хѳкем ителерләр.
[13] Сезнењ ѳчен, имандаш туганнар, Раббыныњ сѳеклеләре, без ћәрвакыт Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чѳнки Рухныњ сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаћы сезне беренче булып котылу ѳчен сайлады.
[14] Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ шѳћрәтенә ирешсен ѳчен, без сѳйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаћы сезне сайлады ћәм шушы котылуга чакырды.
[15] Шуња күрә, туганнар, нык торыгыз, без сѳйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән ѳйрәтүләргә тотыныгыз.
[16] Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзе ћәм безгә Үзенењ мәхәббәтен күрсәткән, Үзенењ мәрхәмәтлелегендә мәњгелек юану, какшамас ѳмет биргән Атабыз Аллаћы
[17] сезнењ дә күњелләрегезне юатсын, ћәртѳрле яхшы эшләрне башкарырга ћәм яхшы сүзләр сѳйләргә сезне ныгытсын.