Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:36

[1] Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнењ арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә ћәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән ћәлакәт китерерләр.

[2] Күпләр аларныњ азгын яшәешенә иярер, ћәм аларныњ эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр.

[3] Бу ялган ѳйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Алар ѳстеннән инде күптәннән хѳкем тора, аларныњ ћәлакәте котылгысыз.

[4] Аллаћы гѳнаћ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәћәннәм карањгылыгына ташлаган: алар анда хѳкем кѳнен кѳтәләр.

[5] Аллаћы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җићанны да аямаган: дәћриләр ѳстенә туфан китерткән.

[6] Ул, дәћриләр белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм ћәм Гамура шәћәрләрен ут белән кѳлгә әйләндереп хѳкем иткән.

[7] Анда яшәгән азгыннарныњ әхлаксыз гамәлләреннән интеккән әхлаклы Лутны коткарган.

[8] Бу әхлакый кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларныњ әхлаксыз эшләрен күреп ћәм ишетеп, чын күњеленнән кѳннән-кѳн газап чиккән.

[9] Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хѳкем кѳненә ничек сакларга икәнен белә.

[10] Бу бигрәк тә үзләренењ бәдәни азгын теләкләренә ияреп, Раббы хакимлеген нәфрәт итүчеләргә кагыла. Алар – тәкәббер ћәм тупас кешеләр. Алар күкләрдәге шѳћрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар.

[11] Хәер, бу шѳћрәтле затлардан күпкә кѳчлерәк ћәм куәтлерәк фәрештәләр дә Раббы алдында аларны хурлап гаепләмиләр.

[12] Бу ялган ѳйрәтүчеләр үзләре ањламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән ћәм фәкать аулау ћәм үтерелү ѳчен генә туган ањсыз хайваннар сыман. Хайваннар ничек үтерелсә, шулай бу ялган ѳйрәтүчеләр дә ћәлак ителәчәкләр.

[13] Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар ѳчен хозурлык – кѳн яктылыгында мәҗлесләрдә комсызланып ашап-эчү. Сезнењ мәҗлесләрегездә булганда, алар – пычрак ћәм хурлыклы таплар, чѳнки алар үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр.

[14] Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күњел бирәләр ћәм гѳнаћтан ћич туймыйлар; тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар; аларныњ күњелләре комсызлыкта шомарган; алар – ләгънәт уллары.

[15] Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Алар үзенењ явыз гамәлләре ѳчен табыш алуны яраткан Бегор улы пәйгамбәр Бильям эзләреннән бара башладылар.

[16] Ә Бильям явыз эше ѳчен шелтәләнгән. Ишәк ања кеше тавышы белән эндәшеп, пәйгамбәрне ахмаклыгыннан туктаткан.

[17] Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, кѳчле җил куып тараткан томан сыман. Алар ѳчен тирән карањгылыкта урын саклана.

[18] Чѳнки алар, күпертелгән буш сүзләр сѳйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар.

[19] Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары; чѳнки кеше нәрсәгә җињелсә, шуныњ колы була.

[20] Әгәр бу кешеләр Раббыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дѳньяныњ азгынлыгыннан арынганнан соњ янә буталалар ћәм ања җињеләләр икән, димәк аларныњ соњгы халәте элеккегедән яманрак була.

[21] Чѳнки хаклык юлын танып белгәннән соњ үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бѳтенләй белмәүләре алар ѳчен яхшырак булган булыр иде.

[22] Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дѳрес әйтелгән: «Эт үзенењ косыгына әйләнеп кайта», ћәм «Юындырылган дуњгыз пычрак сазда аунарга бара».

Петердән Икенче Хат — Chapters