[1] Яһүдә җирендә Амон углы Йошия патшалык иткән көннәрдә Хизәкыйя углы Амария тудырган Гедалия углы Күшидән туган Сефаниягә Раббы Үз сүзен җиткерде.
[2] Раббы болай ди: «Җир йөзендәге бар нәрсәне юк итәчәкмен!
[3] Кешеләрне вә хайваннарны, күктәге кошларны вә диңгездәге балыкларны кырып бетерәчәкмен; явыз бәндәләрне дә, кешене абындыра торган нәрсәләрне дә юкка чыгарачакмын, адәм затын җир йөзеннән себереп түгәчәкмен!» – дип белдерә Раббы.
[4] «Яһүдә вә Иерусалим халкына каршы Мин кул күтәрәмен, бу җирләрдә илаһ Багалның эзен дә калдырмам, Раббыдан баш тарткан руханилар белән бергә каһиннәрнең исемен юк итәрмен, – ди Раббы. –
[5] Йорт түбәләрендә күк җисемнәренә табынучыларны, Раббыга сәҗдә кылып, Аның исеме белән һәм шулай ук Молых илаһының исеме белән да ант итүчеләрне,
[6] Раббыдан ваз кичкән, Раббыны эзләмәгән, Аңа сыенмаганнарны юк итәрмен».
[7] Хуҗа-Раббы алдында һәммәгез тынып калсын, чөнки Раббы көне якынлашты! Раббы корбан табынын инде хәстәрләде, һәм Аның кунаклары пакьләнү йоласын узды.
[8] «Корбан китергән көнне Мин, Раббы, түрәләрне вә патша угылларын, чит халыкларга охшатып киенүчеләрнең барысын җәзалармын.
[9] Ул көнне бусага аша атлап чыгучыларны, көчләү, алдау юлы белән җыйган малны хуҗа йортына китерүчеләрне җәзалармын.
[10] Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Балык капкасы янында – ачынып кычкырган, шәһәрнең яңа бистәсендә – үкереп елаган тавышлар, барча калкулыкларда коточкыч гөрелте ишетерсез.
[11] Шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләр, үкереп елагыз! Чөнки барлык сәүдәгәрләр һәлак булыр һәм алыш-биреш итүчеләр һәммәсе кырылып бетәр.
[12] Ул көнне Мин, бер чыраг алып, Иерусалимнең бар җирен әйләнеп чыгармын, „Раббы яхшылык та, яманлык та кыла алмый“ дип, үз-үзләреннән канәгать булып утырган адәмнәргә җәзасын бирермен.
[13] Андыйларның бар мөлкәте таланып, йортлары ташландык бер хәлгә килер. Аларга үзләре салган йортларда яшәргә, үзләре үстергән йөземнең шәрабын татырга насыйп булмас».
[14] Раббының бөек көне инде якын, бик якын! Ул көн ашыгып килә. Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак, хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!
[15] Раббының ярсуы кайнаган көндер бу. Кайгы вә газап, бөлгенлек вә җимерелү, караңгылык вә зольмәт көне, болыт каплаган кара көн,
[16] ныгытылган шәһәрләргә вә биек манараларга каршы сугышка чакырып, быргы кычкырткан көн бу.
[17] «Раббыга каршы гөнаһ кылган өчен, кешеләргә Мин бәла-каза җибәрермен, һәм алар, сукырлар сыман, ары-бире килеп йөрерләр; каннары җиргә түгелер, җәсәдләре тирес кебек аунап ятар аларның», – ди Раббы.
[18] Раббының ачуы кузгалган көнне көмешләре дә, алтыннары да коткара алмас аларны. Раббының көнчелек уты бар дөньяны көйдереп ташлар, җирдә яшәүче барча тереклек иясен Ул һич көтмәгәндә кырып бетерер.