[1] Әй йөгәнсез халык, җыелыгыз, тизрәк җыйналыгыз!
[2] Раббының әмере тормышка ашканчы, көннәр җилгә очкан кибәк сыман узып киткәнче, Раббының ачы каһәре, Аның ярсулы көне өстегезгә ябырылганчы,
[3] Раббыны эзләгез! И-и шушы илнең тыйнак-карусыз бәндәләре, Раббы кануннарын үтәүчеләр, тәкъвалыкка омтылыгыз, күндәм булыгыз! Шул чагында, бәлки, Раббының ачуы кузгалган көнне котылып кала алырсыз.
[4] Газа шәһәрен ташлап китәчәкләр, Ашкылун бушап калачак, Ашдод халкы көн уртасында куып чыгарылачак, Экрон төбе-тамыры белән йолкып алыначак.
[5] Диңгез буенда урнашкан илнең халкына, керетиләргә – кайгы! Әй Кәнган, пелештиләр җире, Раббының сүзе сиңа төбәлгән: «Мин сине юк итәм, халкыңнан һичкем исән калмаячак!» – ди Ул.
[6] Диңгез буендагы төбәкләр көтүче чатырлары, сарык утарлары корылган көтүлек җирләргә әйләнер.
[7] Бу төбәктә Яһүдә халкының исән калганнары терлекләрен көтәр, кичләрен Ашкылун шәһәрендәге йортларында йокларга ятар. Чөнки Раббы Аллалары, аларны кайгыртып, элеккеге рәхәт-имин тормышларын насыйп итәр.
[8] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: «Мәабиләрнең ни рәвешле Минем халкымны мыскыл итүен, аммониләрнең ни рәвешле хурлавын, „Җирегезне тартып алабыз“ дип масаюларын ишеттем Мин.
[9] Шуңа күрә Үз Затымнан ант итәм: мәабиләр иле Сәдүм шәһәре хәленә төшәр, аммониләр иле Гамура шәһәре сыман булыр: кычыткан баскан ташландык җиргә, тоз чокырына әйләнер! Халкымның исән калганнары, аларны талап, җирләрен үзләренә милек итеп алыр».
[10] Тәкәббер булган өчен, Күкләр Хуҗасы Раббы халкын мәсхәрәләп көлгән, аларны хурлаган өчен бирелгән җәза бу.
[11] Раббы аларны куркуга салыр, җир йөзендәге барлык илаһларны юк итәр. Диңгез буйларында яшәүче барлык халыклар Раббыга сәҗдә кылыр, һәрберсе үз йортында Аңа баш ияр.
[12] Сез дә, хәбәшиләр, Раббы кылычыннан һәлак булырсыз!
[13] Аннары Ул Үзенең кулын төньяк тарафка сузар – Ашшурны юк итәр: Ниневә шәһәрен хәрабәгә, чүл кебек корып кипкән урынга әйләндерер.
[14] Ул җирдә терлек көтүе һәм төрле җанварлар ял итәргә туктар. Тирә-якта аунап яткан терәк баганалар арасында кыр ябалагы вә керпе яшәр, тәрәзәләрдән кош тавышлары ишетелеп торыр. Эрбет такталар кубып, бусагалар кибеп җимерелер.
[15] Хәвеф-хәтәрсез яшәгән, үзалдына масаеп, «Миңа тиң кала юктыр!» дигән бөек шәһәр әнә шул хәлгә төшәр, хәрабәгә, кыргый җәнлекләр оясына әверелер! Аның яныннан узганда, һәркем кулын селтәп сызгырып куяр.