[1] Хабаккук пәйгамбәрнең кайгы җыры.
[2] И-и Раббы! Синең эшләрең турында ишеттем, кылган гамәлләрең мине тетрәндерә. Безнең көннәрдә дә шул эшләреңне кабат кыл, без яшәгән чорда да аларны башкар, ачулы чагыңда да шәфкатьлелек турында онытма!
[3] Аллаһы – Теманнан, изге Зат Паран тавыннан киләдер. Аның шөһрәте күкләрне иңләп ала, җир йөзе Аның даны белән тула.
[4] Яшен яктысы кебектер Ул, Аның кулыннан нур сирпелә – көче әнә шунда яшеренгән!
[5] Аның алдыннан – үләт зәхмәте, эзенә басып, афәт киләдер.
[6] Ул туктаганда, җирләр селкенә, карашын салса – халыклар тетрәнеп китә. Аның борын-борыннан йөргән юлларында гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя.
[7] Күшән илендәге адәмнәрнең хәсрәт чигүен, Мидьян җирендәге адәмнәрнең дер-дер калтырануын күрдем мин.
[8] Йа Раббым, ачуың елгаларга каршы дөрлимени Синең? Җиңүчән арбаларыңа утырып, атларыңны чаптырганда, ачуың елгаларга каршы, ярсуың диңгезләргә каршы кузгаламыни?
[9] Җәяңне Син әзерләп куйгансың, садагыңны ук белән тутыргансың. Ташкын сулар белән ерасың Син җир йөзен.
[10] Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя, диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя.
[11] Очып барган укларың яктысыннан, ялтырап торган сөңгең балкышыннан кояш вә ай күк йөзендә туктап кала.
[12] Җир буйлап ярсып атлыйсың Син һәм, ачуланып, халыкларны таптыйсың.
[13] Халкыңны һәм Үзең май сөрткән затны коткарыр өчен киләсең Син. Явызларның башлыгын тар-мар итәсең, аны баштанаяк шәрә калдырасың.
[14] Безнең өскә өермәдәй ябырылган, посып яткан мазлумны йоткандай шатланган шул башлыкның сугышчыларына сөңгеңне атып, Син башларын тиштең.
[15] Зур дулкыннар күтәреп, Син Үзеңнең атларың белән диңгез аша юл салдың.
[16] Боларны ишеткәч, йөрәгем жу итте, иреннәрем дерелди башлады. Бөтен буыннарым хәлсезләнде, тезләрем калтырап китте. Алай да шул баскынчыларга киләсе афәт көнен мин сабыр гына көтәмен.
[17] Инҗир агачы чәчәк атмаса да, йөзем сабагында – тәлгәш, зәйтүн агачында җимеш булмаса да, кырда иген уңмаса да, утарда барлык сарыклар үлеп бетсә дә, абзарда сыерлар калмаса да,
[18] Раббыда мин сөенеч табармын, Аллаһы минем Коткаручым булганга тантана итәрмен!
[19] Хуҗа-Раббы – минем Көчемдер! Минем аякларымны Ул боланныкы кебек көчле итә, мине биеклекләргә алып менә. Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында башкарыла.