Skip to content
Opens in a new window

[1] Фетнәчел, нәҗесләнгән, бүтәннәрне изүче шәһәргә – кайгы!

[2] Әйткәнне тыңламый, үгет-нәсыйхәткә колак салмый, Раббыга өмет багламый, Алласына якынаймый ул.

[3] Аның түрәләре – үкерүче арысланнар, хакимнәре – ач бүреләр: табышларыннан иртәнгә сөяк тә калмый.

[4] Пәйгамбәрләре – тәкәббер, ышанычсыз кешеләр, руханилары Аллаһы йортын нәҗеслиләр, Канунны бозалар.

[5] Әмма бу шәһәрдә Раббы яши, Ул – гадел, һичкайчан нахак эш кылмаучы, һәр иртәне һич кичекми хөкем итүче Зат! Тик яман кеше оят дигән нәрсәне белми.

[6] «Мин халыкларны кырып бетердем, – ди Раббы, – кальгаларын җимердем. Урамнары бушап калды әнә, беркем йөрми хәзер анда. Вәйран хәлгә килгән шәһәрләрендә һичбер адәм заты күренми.

[7] Халкым, Миннән куркып, үгет-нәсыйхәтләремә колак салыр дип уйлаган идем, шәһәрләрен җимермәм, үзләрен җәзага тартмам дигән идем. Әмма алар киресен эшләделәр: явызлык кылудан туктамадылар».

[8] «Шулай, – ди Раббы, – Минем килүемне көтегез. Ул көнне Мин ганимәт җыярга чыгармын, чөнки Мин карар кылдым: халыкларны вә барча патшалыкларны бергә туплап, алар өстенә ярсуымны чәчәрмен, каһәремне яудырырмын; көнчелек утым бөтен дөньяны көйдереп бетерер».

[9] «Шул чагында Мин, – ди Раббы, – һәрбарчасы Раббы исеменә мөрәҗәгать итсен, бер җан булып, Аңа хезмәт күрсәтсен өчен, халыкларның авызын пакь кылырмын.

[10] Мин куып тараткан, Миңа итагать кылган халкым хәбәшиләр илендәге елгалар аръягыннан Миңа бүләкләр китерер.

[11] Ул көнне син, Иерусалим, Миңа каршы кылган гөнаһларың өчен оялмассың, чөнки Мин арагыздагы тәкәббер, һавалы адәмнәрне юк итәрмен. Минем изге тавымда син бүтән масаймассың.

[12] Раббы исеменә өмет баглаучы, күндәм вә фәкыйрь халыкны Мин синдә калдырырмын.

[13] Исраилнең исән калган халкы бүтән яманлык кылмас, ялган сүз сөйләмәс, телләрендә мәкер булмас; көтүлектә утлап йөргән сарыклар сыман, тамаклары туйгач, алар ятып ял итәр, һәм аларны һичкем борчымас».

[14] Әй Сион-кыз, сөенечле җырлар җырла! Шатлан, Исраил! Ихлас йөрәктән куан һәм күңел ач, Иерусалим-кыз!

[15] Раббы сиңа дигән хөкем карарын юкка чыгарды, дошманыңны куып җибәрде. Раббы – Исраил патшасы – синең янда: бәла-каза килер дип инде курыкмассың.

[16] Ул көнне Иерусалимгә: «Курыкма, әй Сион! Кулларың салынып төшмәсен!

[17] Раббы Аллаң, сиңа котылу алып киләчәк гаярь Сугышчы, синең белән! Синең өчен сөенәчәк Ул, мәхәббәте белән сине тынычландырачак, җырлар җырлап, синең өчен тантана итәчәк», – дип әйтерләр.

[18] «Бәйрәмнәрне сагынып искә алган сөргенче халкыңны Мин кире кайтарырмын, – ди Раббы, – чөнки бу хурлык – синең өчен авыр йөктер.

[19] Менә шул чагында Мин залимнәреңнең барысын җәзалармын, аксакларны коткарырмын, сөрелгәннәрне җыеп алырмын. Әүвәле хурлык кичергән барлык илләрдә алар мактаулы вә данлы булырлар.

[20] Шул чагында Мин сезне, җыеп алып, өйләрегезгә кайтарырмын, элеккеге рәхәт-имин тормышыгызны насыйп итеп, җир йөзендәге барча халыклар арасында сезне дан-хөрмәткә күмәрмен, һәм сез моны үз күзегез белән күрерсез», – ди Раббы.

Сефания пәйгамбәр — Chapters